Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
07.12.2020, 09:55

Ел башыннан Казан башкарма комитеты 45,5 мең электрон хезмәт күрсәткән

Агымдагы елның 11 аенда Казан Башкарма комитеты электрон рәвештә 45,5 мең муниципаль хезмәт күрсәткән. Шул исәптән цифрлы рәвештә 16,5 мең хезмәт инфекция таралу белән бәйле чикләүләр чоры дәвамында күрсәтелгән. Хәзерге вакытта Казанда цифрлы рәвештә 45 муниципаль хезмәт күрсәтелә, аларга Казан халкы һәм эшмәкәрләреннән кергән мөрәҗәгатьләрнең 70%-ы туры килә.

Муниципаль хезмәтләрне цифрлау 2020-2022 елларга «Цифрлы икътисад» милли программасын исәпкә алып формалаштырылган «Цифрлы муниципалитет» программасы кысаларында уза.

«Цифрлы муниципалитет» ның мөһим инструменты - шәһәр төзелеше эшчәнлеген тәэмин итү өчен эшләнгән комплекслы геомәгълүмат системасы. Геомәгълүмати система территориягә бәйле документларны исәпкә алып, пространство мәгълүматларын эшкәртергә мөмкинлек бирә. Системада җир участогының урнашуын анализлау, трасса проектын үтү, мәгълүматларның актуальлеген тикшерү өчен инструментлар булдырылган, җир кишәрлегенең шәһәр төзелеше планы сызымын әзерләү хезмәтләре һәм функцияләре автоматлаштырылган, шәһәр төзелеше бәяләмәсен формалаштыру, территориянең кадастр планында җир кишәрлеге чикләрен формалаштыру һәм башкалар.

Электрон рәвешкә шәһәрнең Генераль планы, Җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләре, чикләнгән җайга салу зоналары, территорияне планлаштыру һәм ызанлау проектлары күчерелде.

Ике ел дәвамында Казанда шәһәр төзелеше мәсьәләләре буенча гражданнар белән үзара хезмәттәшлек итү өчен «Иҗтимагый фикер алышу» мәгълүмат системасы кулланыла. Бу вакыт эчендә Казанның Архитектура идарәсе 3988 граждан катнашында 470-тән артык иҗтимагый фикер алышу уздырды.

Казан Башкарма комитетының барлык органнары бердәм оптоволокно ярдәмендә корпоратив челтәргә берләшкән, ә Казан муниципаль учреждениеләренә барлык телематик хезмәтләр бердәм муниципаль контракт кысаларында күрсәтелә. Бу телекоммуникацион инфраструктура функцияләренә нәтиҗәле мониторинг алып барырга һәм өзеклек барлыкка килгәннән соң биш минут эчендә аны ачыкларга мөмкинлек бирә, бу исә үз чиратында челтәр проблемалары белән бәйле органнар эшен елына алты сәгатькә кадәр кыскартты.

Ведомствоара хезмәттәшлек принцибы буенча эшләүче иң мөһим муниципаль мәгълүмат системалары IT-паркның төбәк дата-үзәгенә күчерелде. Бу алардан хезмәткәрләр файдалана алу мөмкинлеге дәрәҗәсен 99,8%-ка кадәр арттырды.

Мәгълүмати системалар, компьютер һәм оргтехника, офис кирәк-яраклары һәм электр приборлары белән бәйле мәсьәләләрне оператив хәл итү өчен Казан муниципалитетында 1С:Итилиум сервисларны һәм активларны исәпкә алу системасы кертелде.

Барлык пресс-релизлар