В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Ел башыннан Казанда 995 янгын теркәлгән – узган елның шушы чорына караганда (969) аз гына күбрәк. Кеше факторы һаман да төп янгын сәбәбе булып кала. 11 кеше һәлак булган 646 янгын ут белән саксыз эш итү аркасында, 2 кеше һәлак булган, 135-е электр җиһазларын һәм электр приборларын кулланган вакытта техник чараларны дөрес үтәмәү аркасында килеп чыккан. Һәлак булучылар белән иң күп очраклар тәүлекнең кичке һәм төнге вакытларына туры килә. Янгын вакытында 10 кеше исерек хәлдә булган.
Махсус янгынга каршы режим чорында, 26-нчы апрельдән 16-нчы майга кадәр, Казан территориясендә бакча ширкәтләре территорияләрен 212 рейд тикшерүе үткәрелде. Нәтиҗәдә янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозуның 213 очрагы ачыкланган. Бакча ширкәтләрендә ачыкланган хокук бозулар буенча мәҗбүри таләпләрне бозуга карата 69 кисәтү җибәрелгән, 36 беркетмә төзелгән һәм 72 мең сумлык 36 карар чыгарылган.
Ел башыннан бирле халыкның 22015 кешесен колачлап 1817 очрашу үткәрелде, 70 мең 385 кешегә янгын куркынычсызлыгы чаралары буенча инструктаж үткәрелде, 90 мең 179 кешегә янгын куркынычсызлыгы һәм көнкүрештә үз-үзеңне тоту чаралары турында белешмә һәм листовкалар таратылды.