Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
20.05.2024, 10:01

Казан паркларында «Ышаныч» үзәгенең «Тыңлыйбыз» проекты янә старт ала

Казанның «Ышаныч» психологик-педагогик ярдәм үзәге «Тыңлыйбыз» социаль проектын яңадан башлап җибәрә. Аның кысаларында шәһәр халкының, алдан язылмыйча һәм нинди дә булса шәхси мәгълүматлар тапшырмыйча, Казанның җиде паркында психологик консультация алу мөмкинлеге булачак. Проект мәйданчыклары җәй буе һәр чәршәмбе 16:00 дән 19:00 гә кадәр эшләячәк.

Быел беренче тапкыр «Ышаныч» үзәгенең тәҗрибәле психологлар командасына волонтерлар – психология факультеты студентлары кушыла.

Профилактик исәптә торган һәм ел дәвамында «Ышаныч» үзәгендәге гаилә клубына йөргән хәвеф төркеменә керүче ун гаилә өчен август аенда «Казанкомпрессормаш» ял базасында унберенче гаилә лагере сменасын оештыру планлаштырыла.

Җәйге чорда яшь парлар өчен «Гаилә юл күрсәткече» проекты дәвам итәчәк, аның программасына шәхси һәм гаилә консультацияләре, медиацияләр, тренинглар, мастер-класслар һәм чакырылган белгечләр белән очрашулар керә.

Моннан тыш, «Ышаныч» үзәге филиалларында ай саен гаилә клублары, аралашу клублары әгъзалары очрашулары һәм психолог белән иртәнге ашлар үткәреләчәк.


Барлык пресс-релизлар