В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
“Жизнелюб” проектының Казан пенсионерлары арасында иң күп ихтяҗ булган юнәлешләре булып хореография һәм сәламәт яшәү рәвеше буенча дәресләр булган. 2017 елда пенсионерлар аларга 22800 тапкыр барган. Ел дәвамыда йөреш барлыгы 40 меңнән артык кеше тәшкил итә.
Бүгенге көндә 5000 меңнән артык кеше клубның даими әгъзасы булып санала, шуларның 80 проценты – хатын-кызлар. Аларның иң олысы – Совет районында яшәүче 92 яшьлек Филянина Вера Николаевна, ул “Сәйдәш” мәдәният сараена театр юнәлешенә йөри.
Клубка йөрүчеләр атна саен вокал, эсрада, халык һәм балл биюләре, өстәл уеннары, сынлы сәнгать, скандидавия йөрүе, каратэ һәм футбол буенча дәресләргә йөриләр. Бүгенге көндә проект 14 мәйданчыкта гамәлгә ашырыла: мәдәният йортлары (“Сәйдәш”, “Залесный” мәдәният үзәкләре, Сәет-Галиев, “Юность”, “Мирный”, “Полимер” мәдәният сарайлары, Ленин исемендәге мәдәният-ял итү комплексы, Вознесенское, Красная Горка, Кадышево, Северный һәм Нагорный мәдәният йортлары) һәм китапханәләр (Үзәк катапханә һәм 15 номерлы китапханә-филиал). Клубның җәйге җәдвәлендә Горький паркы, “Континент”, “Крылья Советов”, “Урицкий”, Дәрвишләр парклары, “Әкият” балалар үзәге каршындагы мәйданчык һәм Наратлык катнашты.
Казанның барлык районнарында уза торган лекторийлар аеручы популяр. Пенсионерлар арасында “Барс-Мед” Диагностика үзәге һәм Казан дәүләт медицина университеты белән берлектә оештырыла торган онкология авыруларына багышланган лекцияләргә һәм “Мобильный ликбез” семинарларына ихтыяҗ зур булган. “Мобильный ликбез” семинарларында пенсионерлар социаль челтәрләр, мессенджерлар һәм дәүләт хезмәт күрсәтүләре порталыннан файдаланырга өйрәнәләр. Әлеге лекторийларга барлыгы 3560 кеше килгән.
Казан пенсионерлары музыкаль терапия практикумнары белән дә танышканнар. Биредә клуб әгъзалары тәҗрибәле тренерлар җитәкчелегендә “Рио Абьерто” аргентина биюе техникасы белән шөгыльләнә.
“Жизнелюб” проекты “Ел лидеры 2017” Республика бәйгесендә “Иҗтимагый проект” номинациясендә лауреат булды. Проект шулай ук “Город, где хочется жить” Бәйсез дәүләтләр берлеге һәм Евразия икътисад союзының Халыкара шәһәр практикаларын карау-бәйгесенең дипломы белән бүләкләнгән һәм А.П.Починок премиясенә төбәкләрнең социаль үсеше программалары Бөтенроссия бәйгесендә катнаша.
Искәртергә кирәк, “Жизнелюб” социаль проекты 2016 елның декабрендә Казан Мэры Илсур Метшин инициативасы белән гамәлгә кертелде. Проект 10 юнәлеш буенча тормышка ашырыла һәм өлкән буын вәкилләренә актив тормыш рәвеше алып барырга һәм үзләренең сәләтләрен ачарга ярдәм итә. Клубларның бердәм шәһәр җәдвәле белән Казанның Мәдәния идарәсе сайтында яисә 236-42-93 телефоны буенча проектның “кайнар линиясе” аша танышырга мөмкин.