В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Узган ел Казанда 67 күпфатирлы йорт, 19 блоклы йорт һәм 138 гражданлык билгеләнешендәге объект файдалануга тапшыруга рөхсәт алды. Исегезгә төшерәбез, 2018 елда Казанда файдалануга тапшырылган торак күләме 804 мең кв.м. тәшкил итте. Файдалануга тапшырылган торакның 86% яисә 692,4 мең кв. м. – күпфатирлы йортлардан гыйбарәт.
2018 елда Казан шәһәре төзелеш идарәсенә файдалануга тапшыруга рөхсәт бирү турында барлыгы 1219 гариза килгән, бу узган ел белән чагыштырганда 2,7 тапкырга күбрәк. Файдалануга тапшыруга 760 рөхсәт бирелгән, бу узган ел белән чагыштырганда 176% ка күбрәк. Мондый үсеш РФ Шәһәр төзелеше кодексындагы шәхси торак объектлары төзелешенә кагылышлы кайбер үзгәрешләр белән бәйле.
Агымдагы елның 1-нче мартыннан төзелгән шәхси торак төзелешенә һәм бакча йортларына милек хокукын теркәү һәм рәсмиләштерү бары тик төзелгән объектларның туры килүе турында белдерү кәгазе булган очракта гына гамәлгә ашырыла. 2018 елда 536 шундый белдерү кәгазе бирелгән, 111,8 мең кв.м торак файдалануга тапшырылган.
Моннан тыш, узган елның августыннан шәхси торак төзелеше объектларын һәм бакча йортларын төзү тәртибе гадиләштерелде. Хәзер җир мәйданчыгының шәһәр төзелеше планын һәм төзелешкә рөхсәтне алырга кирәкми. Хәбәр итү тәртибе кертелгән, булачак корылма параметрларын тикшергәннән соң, милекче ярашлылык турында белдерү кәгазе ала. Әлеге процедура хәзер 27 урынына җиде эш көнен били. Шәхси торак төзелеше һәм бакча йортларын рәсмиләштерү тәртибе Казан Башкарма комитетының шәһәр төзелеше рөхсәтләре идарәсенең рәсми сайтында җентекләп тасвирланган.
2018 елда төзелеш өчен рөхсәт алу өчен 5331 гариза каралды, бу узган ел белән чагыштырганда 33%-ка күбрәк. Шуларның 2675-е уңай нәтиҗә алды, шул исәптән 99 күп фатирлы йорт, 61 блоклы йорт һәм 2294 шәхси торак төзелеше.
Шәһәр халкына уңайлы булсын өчен, шәхси торак төзелеше һәм бакча йортларын төзү һәм тәмамлау турында белдерү кәгазьләрен рәсмиләштерү, шулай ук объектларны файдалануга тапшыруга рөхсәтләрне килештерү тулысынча электрон рәвешкә күчерелде. Каралу нәтиҗәләре электрон имза белән имзалана һәм гражданнарның электрон почтасына җибәрелә.