Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
17.02.2020, 08:58

2019 елда Казанга 3,5 млн турист килде

2019 ел нәтиҗәләре буенча Казанга 3,5 млн турист килгән, бу узган ел белән чагыштырганда 9%-ка күбрәк. Чит ил туристлары, нигездә, Кытай, Казахстан, Германия, Төркия, Украина һәм Белоруссиядән килгән. Узган ел Казанда барлыгы 229 мең 373 чит ил кунагы булган. Эчке туризмга килгәндә, Татарстан башкаласына Мәскәү, Санкт-Петербург, Свердловск өлкәсе, Чиләбе, Идел буе федераль округы шәһәрләрендә яшәүчеләр ешрак килгән.

Туристлар ТР башкаласында якынча 4-7 көн кунак була, һәм бу вакыт эчендә бер кешегә уртача 22 мең 607 сум акча сарыф итә. Сораштырылучыларның 79%-ы сәфәрдән канәгать калган, 93,5%-ы Казанны дусларына һәм танышларына тәкъдим итәргә әзер. Узган ел туристларның 40%-ы кабат килгән, бу 2018 елга караганда 5%-ка күбрәк.

ТР Туризмны үстерү үзәге төзегән уртача турист портреты нигезендә, Казанның уртача статистик кунагы - 24-44 яшьлек, югары белемле һәм 25-35 мең сум табыш алучы кияүдәге хатын-кыз, ул поезд белән, балаларсыз, әмма пары белән сәяхәт итүгә өстенлек бирә һәм кунакханәдә тукталуны хуп күрә.

2019 елда Казанн туризмы өлкәсендә эшләүчеләр саны 21,8%-ка артты һәм 16 228 кеше тәшкил итте. Бу Казан икътисадында мәшгульләр санының 2,6%-ын тәшкил итә.

Узган ел Казанда хостеллар саны артты – 35 яңа урнашу урыны ачылды. Бүген ТР башкаласының кунакханә фонды 87 кунакханәдә һәм 165 хостелда 8,2 мең номер (18,6 мең урын) белән тәкъдим ителгән. Кунакханәләрнең уртача еллык йөкләнеше узган ел дәрәҗәсендә калган һәм 60% тәшкил иткән. Иң югары күрсәткеч - якынча 75% - августта, Казанда WorldSkills стандартларының һөнәри осталык буенча дөнья чемпионаты вакытында теркәлгән.

«Казан Ривьерасы» аквапаркы белән кунакханә-күңел ачу комплексы һәм Казан Кремле туристлар өчен традицион рәвештә үзенә тарту урыны булып кала бирә, узган ел аларда 867 мең 907 кеше һәм 3 млн 111 меңнән артык кеше булган.

Туристлык календареның иң зур һәм якты вакыйгалары WorldSkills стандартларының һөнәри осталык буенча дөнья чемпионаты, «Тәмле Казан» гастрономия фестивале, Пасха ярминкәсе, «Казан буйлап йөрү» хореографик тамашасы, «ОКНО» мода, дизайн һәм урам перфомансы фестивале, «Казан фанфаралары» хәрби оркестрлар фестивале, шулай ук «КышДаКар-фест» кышкы фестивале һәм төнге велофест булды.

Барлык пресс-релизлар