Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
11.01.2021, 10:00

2020 елда Казанда 13 яңа спорт объекты төзелде һәм 4 спорт мәктәбе ремонтланды

2020 ел дәвамында Казанда 13 яңа спорт объекты төзелгән. Алар арасында иң зурлары - «Максат» футбол манежы һәм шәһәрнең Идел буе һәм Яңа Савин районнарында «Искәндәр» футбол-регби манежы. Манежлар заманча климат-контроль системасы, эшнең тренировка һәм уен режимнарында эшли торган светодиод яктырту һәм соңгы буын профессиональ Италия футбол капламы белән җиһазландырылган. Аның өчен республика спорт объектларында беренче тапкыр кулланыла торган «Термопласт» уникаль тутыргычы файдаланыла.

Тагын бер эре спорт объекты - ачык типтагы физкультура-савыктыру комплексы - Казан шәһәренең Идел буе районындагы 21-нче номерлы гимназия территориясендә «Спорт - тормыш нормасы» илкүләм проекты кысаларында төзелгән. Биредә 94-кә 49 метрлы футбол кыры, йөгерү юллары, воркаут һәм җиңел атлетика белән шөгыльләнү өчен мәйданчыклар булдырылган, хоккей тартмасы, трибуналар һәм чишенү бүлмәләре урнаштырылган.

«2016-2020 елларга Россия Федерациясендә физик культураны һәм спортны үстерү» федераль максатчан программасы кысаларында Казанда шәһәр мәктәпләре янында 10 универсаль спорт мәйданчыгы төзелде. Барлыгы биш ел эчендә Казанның барлык районнарында 118 спорт мәйданчыгы җиһазландырылган.

Казанның дүрт спорт мәктәбе 2020 елда спорт корылмаларын капиталь ремонтлауның республика программасы буенча ремонтланган. «Мотор» спорт мәктәбендә капремонттан соң уникаль скалодром барлыкка килде. Кыяга менүнең яңа бүлегенә 130-дан артык бала теркәлгән. «Тасма» спорт мәктәбенең дзюдо бүлекчәсе корпусында җылылык һәм электр системасы алыштырылды, ә «Спорт - тормыш нормасы» илкүләм проекты кысаларында монда 400 метр озынлыктагы яңа йөгерү юллары барлыкка килде. «Касатка» спорт мәктәбендә су әзерләү системасын тулысынча алыштырдылар һәм бассейн касәсен торгыздылар. Чаңгы узышлары һәм спорт ориентлашуы буенча спорт мәктәбе бинасына капиталь ремонттан соң барельефлы фасадның беренчел йөзен кайтардылар. Моннан тыш, биредә территорияне төзекләндерү эшләре башкарылган, йөгерү юллары салынган, яңа спорт инвентаре сатып алынган.

Тагын ике спорт объектында эшләр дәвам итә. «Локомотив» стадионының икенче чиратын реконструкцияләү буенча проект эшләре төгәлләнде. Биредә трибуна асты һәм административ биналарны тулысынча үзгәртеп корырга, пневматик тир, күпмаксатлы эш залы, чишенү һәм душ бүлмәләре булган вакс-кабиналар, медицина блогы, допинг-пробалар алу өчен бүлмәләр һәм 1,2 мең урынга трибуналар җиһазландырырга планлаштыралар.

Түбән Кабан күле буенда спортның су-ишү төрләре буенча спорт мәктәбе дәресләре өчен тренировка базасы территориясен төзекләндерү һәм гомумтөзелеш эшләре төгәлләнде. Хәзерге вакытта биредә бинаның тышкы һәм эчке фасадларын бизәү һәм җылылык челтәрләрен урнаштыру эшләре алып барыла. Тренировка базасы биш эллинг, ремонт остаханәсе, склад, чишенү бүлмәсе, медкабинет һәм административ бүлмәләрдән торган комплекстан гыйбарәт булачак.

Исегезгә төшерәбез, бүгенге көндә Казанда 3 яшьтән 79 яшькә кадәрге халыкның 51,5%-ы даими рәвештә спорт белән шөгыльләнә. 10 ел эчендә Татарстан башкаласында спорт объектлары саны бер ярым тапкырга артты.

Барлык пресс-релизлар