В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Агымдагы елда Лесной (З.Дәрвишләр), Серов, Икмәк заводы урамнарында, Һ.Такташ урамнарыннан алып Спортның ишкәк ишү төрләре үзәгенә кадәр 700 яңа яктырткыч пәйда булды. Шәһәр бистәләрендә 60 км дан артык челтәр һәм ТР торак пунктларында урамнарны яктырту программасы кысаларында 1894 яктырткыч ремонтланган. Быел программа 27 бистәне, шул исәптән Константиновканы, Н. Вишневканы, Салмачины, Залесный, Привольныйны колачлады.
Тагын 2050 терәк һәм 2543 яктырткыч 430 күп фатирлы йорт ишегалларында урнаштырылган, анда «Безнең ишегалды» республика программасы кысаларында төзекләндерү эшләре башкарыла. Мәгариф учреждениеләре территориясендә 360 яктырткыч, 235 терәк урнаштырылган.
Тышкы яктырту челтәрләре Акчарлак күлендәге яңа скверларда (79 яктырткыч, 49 терәк), «Салават күпере» торак комплексында (137 яктырткыч, 114 терәк) һәм Л.Толстой исемендәге скверда (51 яктырткыч, 51 терәк) төзелгән.
«Казэнерго» АҖ Зур Урам (19 терәк, 19 яктырткыч), Четаев урамы (29 терәк, 34 яктырткыч), Чистай урамы (27 терәк, 31 яктырткыч) объектларында алданган өлешчеләргә ярдәм итү республика программасы буенча тышкы яктырту төзелешендә катнашты.
Зур Казан боҗрасында Техника урамыннан Магистраль урамына кадәр, Несмелов урамыннан «Серебряный бор» торак комплексына кадәр автомобиль юлында, Оренбург тракты буенча борылыш төенендә тышкы яктырту челтәрләрен төзү эшләре башкарылды. Гладилов, К.Маркс, Большая Красная урамнарын реконструкцияләү кысаларында 162 яктырткыч һәм 120 терәк урнаштырылган.
Быел КДЭУның яңа тулай торагын, Татарстан Республикасы Төзелеш министрлыгы, Казан Ратушасы биналарын, Изге Богородица Соборын, «Атлантис», «Мой ритм», «Нобелевский», «Солнечные город», Grand Rosa, «Август Астры», П.Лумуба һәм Серов урамындагы торак комплексларын архитектура яктырту эшләрен башкару планлаштырыла.
Белешмә өчен
Бүгенге көндә Казанда тышкы яктырту белән идарә итүне автоматлаштыру дәрәҗәсе 100 % тәшкил итә. «Казэнерго» АҖ 103,9 мең яктырткыч, шулай ук 3 мең км аларны тукландыручы челтәрләрдән файдалана. Шәһәрнең 103,9 мең яктырткычыннан 35 мең, яки 34%, – бу заманча светодиод яктырткычлар.