В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бүген «Юлдаш» яшьләр үзәгендә «Таврида», «Мәгънәләр территориясе», «іВолга» бөтенроссия, округ конкурс мәйданчыклары җиңүчеләре һәм яшьләр активы белән очрашу, шулай ук яшьләр сәясәте өлкәсендә иң яхшы хезмәткәрләрне тантаналы бүләкләү булачак.
Шәһәр яшьләр инфраструктурасы Казан Башкарма комитетының Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты карамагындагы биш учреждениедән гыйбарәт, алар 87 объектны үз эченә ала: «Яшүсмер» берләшмәсе (64 яшьләр (яшүсмерләр) клубы һәм 1 лагерь), «Ял» үзәге (11 лагерь), «Ышаныч» үзәге (10 бүлек), А.Гайдар исемендәге Казан яшьләр үзәге һәм «Дуслык» үзәге.
Соңгы биш елда «Яшүсмер» берләшмәсе клублары саны 55 тән 65 гә кадәр арткан. Яңа клублар Дәрвишләр бистәсендә, «Салават Күпере», Залесный, Бишбалта бистәсендә, Юдинода барлыкка килгән. Яшьләр-яшүсмерләр үзәкләрендә 17 меңнән артык кеше шөгыльләнә. 7 яшьтән алып 35 яшькә кадәр шөгыльләнүчеләрнең 57% ы – 14 яшьтән алып 17 яшькә кадәрге яшүсмерләр. Клублардагы 1177 түгәрәкнең 965 е бушлай.
46 яшүсмерләр клубы ремонтланган. Быел эшләр «Вертолет» һәм «Сандугач» яшьләр үзәкләрендә алып барыла. «Вертолет» яшьләр үзәгендә (Кече Мәскәү ур., 5) капиталь ремонт тәмамланганнан соң тулы кыйммәтле ябык спорт залы эшләячәк, яшьләр өчен күп функцияле киңлекләр, тавыш яздыру студиясе барлыкка киләчәк. Ә «Сандугач» үзәгендә профессиональ тавыш һәм видеоҗайланмалар белән яшьләр продюсерлык үзәге булдыру планлаштырыла.
Клубларны реконструкцияләү нәтиҗәсендә аларда шөгыльләнүчеләр саны 25% ка – 17 мең кешегә артты.
2023 һәм аннан соңгы елларда яшүсмерләр-яшьләр үзәкләрен ачу республика программасы проектына өч яңа бина кертелгән. Әйтик, Ютазы урамындагы бинада ремонттан соң Татарстан Республикасы бокс федерациясе белән берлектә спорт клубы ачу планлаштырыла, Арбузов урамы, 6 адресы буенча урнашкан бинада «Татарстан скаутлары» иҗтимагый оешмасы белән берлектә эре туристик-экологик үзәк оештыру, Губкин урамы, 6 адресы буенча урнашкан «Казан» яшүсмерләр клубына күршедәге буш бинаны тапшыру планлаштырыла.
Реконструкциядән тыш клублар эшчәнлеген яңарту да үткәрелә. Әйтик, «Олимп» клубында (Чуйков ур., 22) чүлмәкчелек остаханәсе, «Икар» клубында (Рәхимов ур., 23) тегү остаханәсе, «Арлекино» клубында (Ямашев пр., 94) робот техникасы юнәлеше барлыкка килде, «Лимонад» үзәгендә (Латыш Укчылары ур., 25) техноковоркинг эшли, анда теләгән һәркем үз куллары белән декор элементларын, авторлык яктырткычларын, сувенир продукциясен җитештерә ала.
«Свои» яшьләр клубы (Степан Халтурин ур., 11/10) talk-кафе фоматында каворкинг зонасы белән эшли, анда балалар клуб проектларында катнашып кына калмый, ә үзләренекен булдыралар һәм үткәрәләр. Бүген шәһәр яшүсмерләр клубларында һәркем файдалана алырлык 10 креатив-зона бар.
Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар белән адреслы эш «Лимонад», «Авангард» һәм башка клубларда уздырыла. «Талантика» клубы базасында (Окольная ур., 94) «Альпари» хәйрия фонды белән берлектә махсус тренажерлар белән җиһазландырылган спорт залы ачылган.
Студент яшьләр соравы буенча клублар базасында «Стендап», «Нәрсә? Кайда? Кайчан?» интеллектуаль уены, өстәл уеннары юнәлешләре ачылган. Декрет ялындагы яшь әниләр үз-үзләрен күрсәтә алсын өчен «Бриз» яшьләр клубы (Чуйков ур., 27) базасында Brizmamaclub проекты булдырылган. Сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар өчен проект кысаларында 30 дан артык чара (психологлар, стилистлар белән эшләү, иҗади формада көнкүреш кыенлыкларыннан котылу мөмкинлеге бирә торган мастер-класслар) үткәрелгән.
«Яшүсмер» берләшмәсенең 70 тән артык белгече ачык спорт мәйданчыкларында эшли, яшьләр һәм әлеге территориядә яшәүчеләр өчен яллар оештыра: кышын – хоккей, җәен – футбол, квестлар һәм ишегалды бәйрәмнәре.
Каникуллар вакытында «Күңелсез булмаган сезон» проекты кысаларында яшүсмерләр клублары көче белән паркларда, скверларда һәм йорт ишегалларында чаралар үткәрелә.
Исегезгә төшерәбез, Казанда 35 яшькә кадәрге ярты миллионнан артык кеше яши.