В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
2-3-нче декабрьдә Казан Ратушасында һәм «Мәскәү» мәдәни-күңел ачу үзәгендә «Игелекле Казан» IV форумы узачак, ул быел халыкара дәрәҗәдә узачак. Форумда Париж Мэриясенең ассоциацияләр хезмәте башлыгы Мари-Лоран Граво, «Бергәләп тормыш өчен» халыкара хәйрия фонды президенты Клара Арналь (Испания), Барселонадагы Рус йорты фонды генераль директоры Анна Силюнас һәм башка экспертлар катнашыр дип көтелә.
Быел форум илкүләм проектларга һәм аларны гамәлгә ашыруга җәмәгатьчелекне кушу мәсьәләләрен тикшерүгә багышланган. «Игелекле Казан» 2020 елда Татарстан башкаласында милли проектлар буенча Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев рәислегендә үтәчәк форум алдыннан узачак.
Коммерциягә нигезләнмәгән оешмалар өчен киң белем бирү программасы әзерләнгән. Коммерциягә нигезләнмәгән һәм хәйрия оешмалары, хакимият органнары вәкилләре һәм барлык кызыксынган гражданнар өчен форумда катнашу бушлай. Форумда катнашу өчен теркәлү сайтта башланды инде.
Форумның беренче көненең кичендә Халыкара мәгълүмат үзәгендә (Универсиада Авылы, 35) «Игелекле дулкын» III Бөтенроссия балалар иҗаты мәдәни-хәйрия фестиваленең гала-концерты узачак. Быел фестивальнең сайлап алу турлары Россиянең 11 шәһәрендә узды: Казан, Мәскәү, Санкт-Петербург, Ярославль, Севастополь, Ростов-на-Дону, Владивосток, Новосибирск, Курск, Екатеринбург һәм Калининград. Аларда 1000-нән артык бала түбәндәге номинацияләр буенча катнашты: вокал, ишарәле җырлау, хореография, уен коралларында уйнау һәм сәхнә сәнгате.
Исегезгә төшерәбез, «Игелекле Казан» форумы Татарстан башкаласында 2016 елдан бирле үткәрелә. «Игелекле дулкын» фестивале Казан Мэриясе һәм Игорь Крутойның Популяр музыка академиясе инициативасы белән, 2017 елдан башлап, авыр тормыш хәлендә калган балалар өчен үткәрелә.