Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
18.11.2024, 10:11

Быел Казанда 70тән артык юл куркынычсызрак булды

Быел юл хәрәкәте иминлеген яхшырту чаралары кысаларында Толстой һәм Горький урамнары, Җиңү проспекты һәм Минск урамы, Николай Ершов һәм Новаторлар урамнары киселешләрен дә кертеп, авария хәлендәге 71 участокта төзелеш һәм монтаж эшләре башкарылды. Элегрәк авария участокларында 240тан артык юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. 

Быел бу территорияләрдә 400дән артык юл билгесе, куркынычсызлык коймалары һәм киртә коймалары, 89 яктырткыч, 11 ясалма юл тигезсезлеге урнаштырылган, тамгалар һәм тавыш полосалары куелган. 

Юл эшләре кысаларында элек яктырткычлары булмаган 35 юл һәм тротуар яктыртылды, шул исәптән Җиңү проспектындагы 124 нче йорттан Академик Сахаров урамына тиклем тротуар, Әки бистәсеннән Белянкино торак массивына кадәр юл, Евгений Шварц урамындагы юл, Ямашев проспектындагы 49 нчы йорттан 63 нче йортка тиклем тротуар. Бу участокларда 400ләп терәк һәм 570 яктылык — диодлы энергия саклаучы яктырткычлар урнаштырылган. 

Юл билгеләре 400 мең кв.м мәйданда ясалган. Төп магистраль урамнарга термопластик кулланып, ә транспорт хәрәкәте азрак булган урамнарга буяу кулланып билгеләгәннәр.
Барлык пресс-релизлар