В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Быел көз Казанда ике яңа мәктәп һәм 11 яңа балалар бакчасы ачылачак.
Совет районында 1224 урынга исәпләнгән күппрофильле лицей һәм Яңа Савин районында 1224 урынга исәпләнгән «Адымнар» полилингваль үзәгенең ике корпусы беренче тапкыр үз ишекләрен ачачак. Быел мәктәпләргә 148 мең 527 бала киләчәк, шуларның 20,5 меңе – беренче сыйныф укучылары.
Беренче уку көнендә барлык беренче сыйныф укучылары традиция буенча Казан Мэриясеннән истәлекле бүләк – «Игелекле эшләр көндәлеге» алачак. Гадәттәгечә Белем көнендә мәктәпләрдә «Тынычлык дәресе» узачак, Изгелек атнасы һәм «Экстремизмга – юк!» айлыгы башланачак. Ә #ВместеЯрче Бөтенроссия фестивале кысаларында мәктәпләрдә «Энергияне саклау һәм экология» дигән тематик атналык узачак.
Агымдагы елда капиталь төзекләндерү программасы буенча 4-нче интернат-гимназиясе ремонтланды, 10 балалар бакчасы бинасында эшләр дәвам итә. Әлеге максатларга республика бюджетыннан 492,3 млн сум акча бүленгән.
Агымдагы төзекләндерү программасы кысаларында 11,3 млн сумлык 18 мәктәп ремонтланды. 12 мәгариф учреждениесе территориясендә төзекләндерү үткәрелде.
Быел 19 мең сабый балалар бакчасына, шул исәптән яңа төзелгәннәренә дә юлламалар алган. Балалар бакчаларына 75 мең бала йөри, шуларның 10 меңе компенсацияләү һәм савыктыру юнәлешендәге төркемнәргә күчерелгән.
Хәзерге вакытта шәһәрдә 2220 урынлык 9 балалар бакчасы төзелеше төгәлләнеп килә. Шәхси компанияләр шәһәргә балалар бакчаларын урнаштыру өчен 270 урынга тагын 2 бина тапшыра. Капиталь төзекләндерү беткәннән һәм яңа учреждениеләр ачылганнан соң, тагын 4 меңгә якын бала урын белән тәэмин ителәчәк.
Белешмә өчен
Казанда бүген яңа төзелешләрне исәпкә алмыйча 166 мәктәп һәм мәктәпкәчә белем бирү программасын гамәлгә ашыра торган 320 учреждение эшли, шул исәптән 309 балалар бакчасы һәм мәктәпкәчә белем бирү бүлеге булган 11 мәктәп.