В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Горький исемендәге үзәк мәдәният һәм ял паркында 23 нче августта Казанның тормыш сөючеләр көне узачак, анда «Тормыш яме» социаль проектына җәлеп ителгән барлык мәйданчыклар һәм дәресләр өчен 13 тематик юнәлеш, шулай ук яңа сезонга җәдвәл тәкъдим ителәчәк. Бәйрәмдә озын гомер уеннары презентациясе узачак.
Бәйрәм квест форматында оештырыла. Декоратив-кулланма сәнгать мәйданчыгында барлык теләүчеләрне рәсем сәнгате, атлас тасмалар белән чигү, курчаклар һәм бизәнү әйберләре ясау буенча мастер-класслар көтә.
Киләсе станциядә бәйрәм кунакларына мобиль җайланмалардан файдалану кагыйдәләрен һәм үзләрен цифрлы мошенниклыктан ничек сакларга кирәклеген аңлатачаклар. Монда ук лекторий зонасы урнашачак, анда бәйрәм дәвамында Казан Сәламәтлек саклау идарәсе ярдәмендә табиблар «Озак яшисем килә!», «Яман шеш авырулары профилактикасы», «Инсульт билгеләрен ничек белергә», «Гериатр кем ул һәм ни өчен аңа барырга кирәк», «Шикәр диабеты белән тормыш тукталмый» дигән темаларга сәламәт яшәү рәвеше турында лекцияләр циклы үткәрәчәк. Ә «Ышаныч» психологик ярдәм үзәге белгечләре «Тыңлыйбыз» проекты кысаларында психолог белән очрашу оештыра.
Иң актив тормыш сөючеләр өчен профессиональ тренерлардан аэробика һәм гимнастика дәресләре мәйданчыгы оештырылачак, алар җиңел кардиойөкләнеш өчен дөрес техника турында сөйләячәк. Теләге булганнар вальс, бачате һәм башка биюләр буенча мастер-класста катнаша алачак.
Интеллектуаль ял зонасында гроссмейстер катнашында шахмат буенча ярышлар узачак. Китап сөючеләр өчен актуаль әдәбиятка күзәтү, шулай ук буккроссинг – китаплар алмашу белән җәйге уку бүлмәсе оештырылачак. Барлык теләүчеләр дә алмашу өчен өй китапханәсеннән китаплар алып килә ала.
Шәһәр мәшгульлек һәм социаль хезмәт күрсәтү үзәкләре тарафыннан эшкә урнаштыру һәм социаль тәэмин итү буенча консультацияләр оештырылачак.
Тәҗрибәле бакчачы өлкәннәр мул уңыш серләре белән уртаклашачак. Бу мәйданчыкта фотозона урнаштырылачак, анда үз куллары белән үстерелгән иң гаҗәеп экспонатлар куелачак. Барлык бакчачыларны да үзләре үстергән яшелчәләрне күрсәтергә чакыралар. Ә иң күренекле нәтиҗәләргә ирешкән авторларга бүләкләр тапшырылачак. Монда ук чәчәкләр һәм башка үсемлекләр утырту, кышка яшелчә әзерләү буенча мастер-класс узачак, анда һәркем үз гаилә рецепты белән уртаклаша алачак.
Паркның яшел аланында сәхнәдә тормыш сөючеләрнең вокаль һәм хореографик коллективларының отчет концерты, шулай ук «алтын яшь» модельләре катнашында «Алтынбикә» матурлык һәм талант конкурсы узачак. Монда ук сынлы сәнгать буенча мастер-класс оештырыла, һәм балалар зонасы эшләячәк.
Парк кунаклары үзләренең физик формаларын «Хезмәт резервлары» стадионында күрсәтә алачак. Биредә ГТО нормаларын тапшыру мәйданчыгы эшләячәк һәм шәһәр спорты буенча ярышлар узачак.
Актив уеннар, ярышлар һәм мастер-класслардан соң ял итү зонасында барысына да чын самавырдан чәй эчүгә кушылырга тәкъдим ителәчәк.
Квест нәтиҗәләре буенча актив озын гомер уеннарында катнашучыларга «Тормыш яме» проекты символикасы белән истәлекле бүләкләр тапшырылачак.
Бәйрәм 10:00 сәгатьтә башланачак.
Казанда өлкән яшьтәге кешеләр өчен «Тормыш яме» социаль проекты җиденче ел рәттән эшли. Ул пенсионерларның иҗади потенциалларын тормышка ашыру өчен шартлар тудыруга, аларның актив ялын кызыксынулары буенча бушлай дәресләр аша тәэмин итүгә, өлкәннәрнең хәйрия һәм социаль проектларда зур тәҗрибәсен куллануга юнәлдерелгән.