Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
10.08.2020, 10:11

Казанда 79 үзмәшгуль гомуми суммасы 7,7 млн сумлык муниципаль грантлар алды

Казан Мэры Илсур Метшин кушуы буенча оештырылган үзмәшгульләргә грант ярдәме күрсәтү конкурсы нәтиҗәләре буенча 79 казанлы гомуми суммасы 7,7 млн сумлык грант алды. Грант ярдәменең максималь күләме 100 мең сум тәшкил итә. Конкурс ике этапта узды: беренчесе 4-нче июньдә, икенчесе - 11-нче июньдә старт алды. Беренче этап нәтиҗәләре буенча 46 җиңүче, ә икенче этап нәтиҗәләре буенча - тагын 33 җиңүче билгеләнде. Грантларны алучылар арасында репетиторлар, бухгалтерлар, бизнес-тренерлар, маркетологлар, инженер-экологлар, геодезистлар, архитекторлар, махсус техниканы ремонтлау буенча белгечләр һәм хәтта озонаторлар да бар.

Дәгъвачылар 01.05.2020 датасына Казан территориясендә прописка, 3 айдан да ким булмаган үзмәшгульлек статусы, 5 мең сумнан да ким булмаган күләмдә түләнгән Профессиональ керемгә салымга ия булырга, моннан тыш, катнашучы шәхси эшмәкәр, банкрот булмаска һәм салым бурычына ия булмаска тиеш. Барлык гаризаларның яртысы диярлек хезмәт күрсәтүләр өлкәсенә һәм техник өлкәгә туры килә.

1-нче этап җиңүчеләре үз счетларына грант акчаларын алды инде. 2-нче этапта җиңүчеләр белән килешүләр төзелә. Грантны алучыларның барысы да агымдагы елның 1-нче декабренә кадәр грант акчаларының гамәлгә ашырылуы турында, раслаучы документлар һәм керемнәр турындагы белешмәләр белән, хисаплар тапшырырга тиеш була.

68 җиңүче грант акчасын матди-техник базаны яңарту өчен, 19 грант алучы - үз-үзләрен камилләштерү һәм белем алу өчен кулланырга планлаштыра.

Конкурс комиссиясе утырышында Башкарма комитетның структур бүлекчәләре вәкилләре, «Үзмәшгульләргә ярдәм итү үзәге» коммерциягә нигезләнмәгән автоном оешмасы генераль директоры Лиана Пахарева һәм төрле эшчәнлек өлкәләреннән бәйсез эксперт-үзмәшгульләр катнашты.

Конкурсның ике этабында җиңүчеләр исемлеге һәм грантлар күләмнәре белән конкурс комиссиясе беркетмәләре Казан шәһәренең җирле үзидарә органнарының kzn.ru рәсми порталында урын алды.

Исегезгә төшерәбез, 2019 ел башыннан Татарстан Республикасы территориясендә «Һөнәри керемгә салым» эксперименталь салым режимы гамәлдә. Бу вакыт эчендә 24 меңнән артык казанлы рәсми статуска ия булды һәм үз эшчәнлеген законлаштырды. Әлеге салым режимын популярлаштыруга Казан шәһәре Башкарма комитетының үзмәшгульләр катнашында оештырган чаралары - ярминкәләр, фестивальләр ярдәм итте, алар ярдәмендә үзмәшгульләр сату каналларын шактый киңәйтә алдылар.

Барлык пресс-релизлар