В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Быел Казанда 91 юл-транспорт һәлакәте күпләп була торган, авария зоналары һәм потенциаль куркыныч участоклар юкка чыгачак, алар ЮХИДИ статистикасы һәм казанлылардан «Халык контроле» системасына кергән гаризалар ярдәмендә ачыкланган. Моның өчен юлларның авария хәлендәге 6,5 мең кв.м участогын ремонтлау һәм 300 юл билгесе һәм 11 км куркынычсызлык киртәсе урнаштыру чаралары планлаштырылган.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе ЮХИДИ бүлекчәсе күрсәтмәләре буенча, яктырту тулысынча булмаган 70 урамда энергия саклаучы яктырткычлар белән 1100 багана урнаштыру планлаштырылган. Моннан тыш, юл хәрәкәте схемасын оптимальләштерү максатларында 8 чатта светофорлар урнаштырылачак: А.Аббасов урамы – Удивительная ур., Җиңү проспекты – Оренбург юлы, 193, Залесная ур., 2б, Дементьев ур., 3/3, Мәүлүтев ур., 17 – Сыртланова ур., Р.Зорге ур., 39, Гаврилов ур., 30г., Островский ур., 57а.
Программа кысаларында юл билгеләре ясауга 285 млн сум финанслау каралган. Эшләр термопластик файдаланып башкарылачак – төп магистраль урамнар буенча һәм буяулар – транспорт хәрәкәте аз булган урамнар буенча. Эшләр башланды инде – бүген планлаштырылган 369 мең кв.м юл билгеләреннән 55 мең кв.м мәйданда ясалган, бу барлык эшләр күләменең 15%-ын тәшкил итә.