Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
07.06.2021, 10:00

Казанда 9 һәм 11 сыйныф укучылары өчен имтихан марафоны 2 июльгә кадәр дәвам итәчәк

Татарстан башкаласында дәүләт йомгаклау аттестациясенә барлыгы 11 мең 641 9 сыйныф укучысы һәм 6101 унберенче сыйныф укучысы кертелгән. Имтихан үткәрү өчен 140 пункт әзерләнгән: 25 пункт бердәм дәүләт имтиханы , 44 – төп дәүләт имтиханы, 7 пункт – дәүләт чыгарылыш имтиханы өчен. Моннан тыш, мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен өйдә имтихан үткәрү буенча 64 пункт эше оештырылган. Барлык имтиханнар марафоны 2-нче июльдә тәмамланачак. 12-нче июльдән 17-нче июльгә кадәр өстәмә чор каралган – бу нигезле сәбәпләр аркасында төп даталарда имтихан бирә алмаганнар өчен.

Имтиханда катнашучыларның һәм оештыручыларның сәламәтлеге һәм иминлеге мәнфәгатьләрендә быел йомгаклау аттестациясе тәртибенә үзгәрешләр кертелде.

Югары уку йортына кермәүче чыгарылыш сыйныф укучылары урта гомуми белем турындагы аттестат алу өчен мәктәптә ике фәннән – рус теле һәм математика буенча контроль эш формасында дәүләт чыгарылыш имтиханын тапшыра. Аттестациянең мондый формасын 231 укучы сайлады.

Югары уку йортларына керергә җыенучы һәм шуның өчен БДИ тапшырачак чыгарылыш сыйныф укучыларына аттестат алу өчен рус теле буенча имтиханны канәгатьләнерлек нәтиҗәгә тапшыру да җитә.

Фәннәр буенча БДИ штат режимында үткәреләчәк. Тапшыру өчен берничә предмет сайларга мөмкин. БДИ тапшыру өчен чыгарылыш укучылары арасында профильле математика (62,16%), җәмгыять белеме (40,41%), физика (19,95%), информатика һәм мәгълүмати-коммуникацион технологияләр (18,08%), биология (17,86%), инглиз теле (15,42%) һәм химия (12,38%) иң кирәклесе булды.

Башлангыч мәгълүматлар буенча, дәүләт үрнәгендәге аттестатка 829 (13,6%) унберенче сыйныф укучысы (2020 елда – 779 (12,59%) дәгъва итә. Быел медаль алу өчен, бик яхшы йомгаклау билгеләреннән тыш, чыгарылыш сыйныф укучысына мәҗбүри рус теле буенча кимендә 70 балл һәм башка фәннәр буенча минималь баллар саныннан ким булмаган балл җыярга кирәк. Ә рус теле һәм математикадан дәүләт чыгарылыш имтиханын бик яхшы билгегә бирергә кирәк.

Имтиханнар үткәргәндә Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте тәкъдим иткән барлык эпидемиологик куркынычсызлык чаралары кулланыла, алар үзләрен 2020 елда БДИда уңышлы күрсәтте. Барлык имтихан кабул итү пунктларына да, мәктәп ишегалларын да кертеп, катнашучылар арасында кимендә ярым метр дистанцияне регламентлаучы тамга төшерелгән. Пунктларга килү графигы уйланылган, ул балаларның ишекләр янында һәм мәктәп территориясендә туплануына юл куймый. Чыгарылыш сыйныф укучыларын аудиторияләрдә утырту социаль дистанцияне үтәп башкарыла.

 БДИ җәдвәле

Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балаларга һәм катнашучыларның яңа категорияләре өчен рус теле (дәүләт чыгарылыш имтиханы)

25.05.2021

Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балаларга һәм катнашучыларның яңа категорияләре өчен математика (дәүләт чыгарылыш имтиханы)

28.05.2021

Әдәбият, география, химия

31.05.2021

Рус теле

03.06.2021

04.06.2021

Математика (профиль дәрәҗәсе)

07.06.2021

Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балаларга һәм катнашучыларның яңа категорияләре өчен математика (дәүләт чыгарылыш имтиханы) (резерв көн)

08.06.2021

Тарих, физика

11.06.2021

Җәмгыять белеме

15.06.2021

Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балаларга һәм катнашучыларның яңа категорияләре өчен математика (дәүләт чыгарылыш имтиханы) (резерв көн)

16.06.2021

Биология, чит телләр

18.06.2021

Чит телләр (телдән)

21.06.2021

22.06.2021

Мәгълүмат һәм мәгълүмати-коммуникацион технологияләр (компьютер формасында)

24.06.2021

25.06.2021

Резерв көннәр

28.06.2021-02.07.2021

Өстәмә чор

12.07.2021-17.07.2021

 

Барлык пресс-релизлар