В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Казан шәһәренең Генераль планы проекты буенча социаль инфраструктура объектларының гомуми мәйданы 2040 елда 9,3 млн кв. метрга артачак, ә халыкның социаль инфраструктура объектлары белән тәэмин ителеше шәһәр буенча тулаем алганда 2,6 тапкырга – бер кешегә 3,6 кв. метрдан 9,5 кв. метрга кадәр артачак. Шулай итеп, халыкның социаль объектлар белән тәэмин ителеше йөз процент дәрәҗәсенә җитәчәк.
Халыкның социаль объектлар белән тәэмин ителешен исәпләү шәһәр халкының максималь саны фаразыннан чыгып, 2040 елга 1521 мең кеше дәрәҗәсендә һәм фатирларның гомуми мәйданы 10 мең кв метрга һәм 100 шәхси торак төзелеше йорты исәп-хисап күрсәткечләреннән чыгып башкарылган. Һәр зона өчен җирле әһәмияттәге социаль объектлар исемлеге комплекслы рәвештә билгеләнгән.
Генераль планда мәктәпкәчә учреждениеләрдә 128 меңнән артык яңа урын барлыкка килү каралган. 2018 елның 1-нче гыйнварына Казанның мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында 55173 урын булса, исәп-хисап чорына аларның санын 3 тапкырга - 183584-кә кадәр арттыру мөмкинлеге салынган.
Бүген Совет районында «Центр», «Азино 1» һәм «Азино 2» микрорайоннарында мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен 15 меңгә якын урын кирәк. Авиатөзелеш районындагы «Каравай 2», «Әмирхан-Мусин», Яңа Савин районындагы «Меридиан-Бондаренко», Совет районындагы «Танкодром», «Дәрвишләр», «Сыртланова-Гарифҗанов», Идел буе районының «Җиңү проспекты», «Дубравная» микрорайоннарында мәктәпкәчә урыннарны арттыру ихтыяҗы 2000-нән артык. Шәһәрнең тагын 22 микрорайонында микрорайон буенча мәктәпкәчә урыннар санын 1000-гә арттыру ихтыяҗы бар.
Генплан гамәлгә ашырылган очракта, Казан мәктәпләрендә 274 меңнән артык яңа урын барлыкка киләчәк. Тагын 11,8 меңнән артык яңа урын өстәмә белем бирү учреждениеләренә исәпләнгән. Аерым алганда, 34 өстәмә белем бирү объекты, 35 яшүсмерләр клубы һәм яшьләр үзәге, шулай ук 7 яңа спорт объекты һәм спорт мәктәпләре өчен физкультура-сәламәтләндерү комплексы төзү планлаштырыла.
Төбәк дәрәҗәсендә хореография училищесы өчен интернат, радиомеханика техникумы өчен тулай торак төзү; социаль тәэмин итү өлкәсендә – инвалидларны социаль тернәкләндерү үзәге; мәдәният өлкәсендә - «Танкодром» микрорайонында кино йорты, күп төрле музыкаль-концерт комплексы, музыка-драма театры, ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле, «Бәрмәнчек» фольклор ансамбле өчен яңа биналар, «Салават» яшьләр үзәге һ.б. төзү планлаштырыла.
Моннан тыш, 43 яңа сәламәтлек саклау объектын, шул исәптән 6 тәүлек буе эшли торган стационар һәм 10 сырхауханә учреждениесен ачу, шулай ук беренчел челтәр табиблары офислары өчен яңа торак комплекслар төзүчеләр тәкъдим иткән 27 бинаны куллану мөмкинлеге билгеләнгән.
Инде бүген үк 7 объект буенча эш башланган. Дәрвишләр бистәсендә балалар поликлиникасы проектлана. Яңа Савин районында «2-нче номерлы шәһәр хастаханәсе» дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесе сырхауханәсе, «7-нче номерлы балалар шәһәр сырхауханәсе» дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесенең балалар сырхауханәсе, «1-нче номерлы балалар шәһәр хастаханәсе» дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесенең стационары һәм «Салават күпере» торак комплексындагы сырхауханәнең төзелешенә медицина бинасы әзерләнә. Җир кишәрлеген рәсмиләштерү процессы һәм эскизны килештерү, шулай ук «Весна-2» торак комплексында поликлиника төзелешенә медицина техникасын әзерләү бара. Константиновка поселогында табиблар офисы төзелә.
Генпланны эшләү вакытында 2007 елда Казан чикләренә кергән шәһәр читендәге бистәләрне социаль инфраструктура объектлары белән тәэмин итүгә аерым игътибар бирелде. Мәсәлән, Генплан проектын эшли башлаганчы Самосыр торак массивы территориясендә социаль инфраструктура объектлары юк иде. Генплан проектына үткәрелгән исәп-хисаплардан соң әлеге территориягә тулы кыйммәтле социаль инфраструктура салынган: мәктәптә 1733 урын, мәктәпкәчә учреждениеләрдә 821 урын, өстәмә белем бирүдә 137 урын, 120 кв. м. мәдәни-ял итү үзәге, 1315 кв. м. мәдәни-сәламәтләндерү комплексы (физкультура-сәламәтләндерү комплексы).
Социаль инфраструктураны үстерү буенча планлаштырылган күрсәткечләр
№ номер тәртибе |
Күрсәткечләрнең исеме |
Планлаштырылган челтәр күләме, |
||
2016 ел |
2025 ел |
2040 ел |
||
1 |
Укыту-белем бирү объектлары |
2708,0 |
5972,8 |
11037,4 |
2 |
Сәламәтлек саклау объектлары |
706,0 |
793,3 |
867,1 |
3 |
Социаль тәэмин итү объектлары |
50,0 |
50,2 |
60,9 |
4 |
Мәдәни-ял итү объектлары |
282,3 |
326,7 |
421,2 |
5 |
Спорт билгеләнешендәге объектлар |
529,0 |
683,6 |
1043,4 |
6 |
Мунча-сәламәтләндерү комплекслары |
10,0 |
43,8 |
121,4 |
7 |
Ял һәм туризм объектлары (балалар сәламәтләндерү лагерьлары) |
21,0 |
21,0 |
21,0 |
8 |
Тәртип саклау җәмәгать пунктлары, полиция бүлекчәләре |
45,1 |
46,2 |
47,7 |
|
Социаль инфраструктура объектлары, барлыгы |
4351,4 |
7937,6 |
13620,1 |