Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
16.09.2024, 09:45

Казанда социаль өлкәнең барлык 879 объекты җылы җибәрүгә әзер

Казанда җылыту сезоны башлануга әзерлек бара. Җылылык белән тәэмин итүче оешмалар беренче ноябрьгә кадәр әзерлек паспортлары алырга тиеш. Җылылык белән тәэмин итүнең барлык эре чыганаклары да йөкләнешкә әзер: 1, 2, 3 ТЭЦ, «Савиново», «Горки», «Азино» район котельныйлары, «Казэнерго» АҖнең 125 котельные. 656 мәгариф һәм 115 сәламәтлек саклау объектларын кертеп, социаль өлкәнең барлык объектларында (879) эшләр тәмамланган.

2024 елда 41 чакрымга якын җылылык һәм кайнар су челтәрләре алыштырылды һәм реконструкцияләнде, «Казэнерго» АҖнең дүрт котельные модернизацияләнде (Зеленая ур., 1; Николай Ершов ур., 8; Гадел Кутуй ур., 2; Олонецкий ур., 5). Лев Толстой урамында дүрт йортны һәм балалар бакчасын җылыта торган яңа блок-модуль котельные файдалануга тапшырылган.

Ревизиядән һәм диаметрлары 50 мм дан 1200 мм га кадәр булган 1900 чакрым магистраль һәм квартал эчендәге җылылык челтәрләрен әзерләгәннән соң, аларны пресслау уңышлы башкарылды, бу – шәһәрнең җылылык челтәре хуҗалыгының җылылык бирүгә әзерлеген раслады.

Агымдагы елда Казанның җылылык челтәрләре тугыз объектта 667 млн сумлык 5,6 чакрым коммуникация реконструкцияләгән. «Казэнерго» АҖ 5,3 чакрым җылылык челтәрен (алты объект) 185 млн сумга алмаштырган. БРИКС илләре саммитына әзерлек кысаларында Карл Маркс, Батурин, Коротченко, Уң як Болак урамнары буйлап җылылык белән тәэмин итү челтәрләренең дүрт участогы алыштырылды.

Быел 46 йортта җылыту системасы ремонтланган, һава торышын көйләүнең биш узелы урнаштырылган, сигез фасад җылытылган, бер йортта төтен чыгару һәм вентканаллар ремонтланган.

200 дән артык күпфатирлы йортны һәм социаль учреждениеләрне җылыта торган 60 ведомство котельные кышка техник яктан әзер. Бүгенгә алар барысы да әзерлекне документаль рәвештә рәсмиләштерә. 60 котельныйның 46 сы Ростехнадзор тикшерүен узган. 32 котельный актлар һәм тикшерү әзерлеге паспортлары алды.

Җылыту чоры биш көн дәвамында тышкы һаваның уртача тәүлеклек температурасы +8 градуска җиткәч башланачак. Кирәк булганда, социаль өлкә учреждениеләренә вакытыннан алда җылылык бирү оештырылачак, өстенлек хастаханә-стационарларга, бала тудыру йортларына, интернатларга, балалар бакчаларына һәм мәктәпләргә (аларның гаризалары буенча) бирелә.

Җылылык җибәрү чорында район администрацияләрендә һәм Казан Башкарма комитетының ТКХ комитетында кайнар линияләр эшләячәк. Телефон номерларын мэрия сайтында һәм башка интернет-ресурсларда җибәрү процедуралары башлану белән бастырачаклар.

Халык «Ачык Казан» системасына гариза бирә алачак, анда «Җылылык җибәрү» махсус баннеры урнаштырылачак.

Барлык пресс-релизлар