Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
21.06.2021, 10:00

Казанда 295 йортка капиталь ремонт ясалачак

2021 елда Казанда 295 йорт капиталь төзекләндереләчәк. Бу максатларга милекчеләр, республика һәм шәһәр бюджетларыннан 2,8 млрд сум акча бүленгән. Капиталь ремонтның төп программасына 2,2 млрд сумлык 243 йорт кертелгән, шулай ук өстәмә программа буенча 54 йортка капиталь ремонт ясау өчен 589 млн сум акча бүленгән.

Программа кысаларында 295 йортта 147 түбә ремонтланачак, 106 йортта фасадларны ремонтлау планлаштырылган, 123 йортта җылылык төзекләндереләчәк, дүртесендә янгынга каршы сакны алыштырачаклар. Агымдагы ремонт кысаларында идарәче оешмалар тарафыннан 139 фасад, 57 түбә, 328 подъезд ремонтланачак, 55 йортта җылылык һәм 42 йортта һава торышын җайга салу төеннәрен ремонтлау буенча эшләр башкарылачак.

Капиталь ремонт программасында катнашуга конкурс нигезендә сайлап алу йомгаклары буенча «КСК» ҖЧҖ һәм «РСС Инжиниринг» ҖЧҖ генераль подряд оешмалары җәлеп ителде. Алар, үз чиратында, эшләрне башкаруга 50 субподряд оешмасын җәлеп итте – бу 2020 елга караганда 10-га күбрәк. 59 йортта лифт җиһазларын алыштыру конкурсында «ЛифтСтройКомпания» ҖЧҖ җиңде.

Конкурс процедураларының вакытында старт алуы нәтиҗәсендә, бүген торак инспекциясендә 238 йорт буенча контрактлар төзелгән һәм теркәлгән, подрядчы оешмаларга 15 процент күләмендә аванс түләнгән. 21-нче июньгә ремонт эшләренең физик күләме 37,33%-ка үтәлгән. Кабул итү актларын тапшыру проценты 17,45% тәшкил итә. Лифтлар алыштыру 92%-ка үтәлгән, 44 йортта кабул итү комиссияләре уздырылган.

Бүгенге көндә капиталь ремонт тәмамланганнан соң, аерым эш төрләрен тәмамлау буенча 60 эш комиссиясе һәм 46 кабул итү комиссиясе үткәрелгән. Әле капиталь ремонт башланмаган 28 йортта эшләр башкару графиклары расланган. Өстәмә программага кертелгән 54 йорт буенча эшләр башкару графиклары аукционнар тәмамланганнан соң расланачак.

Фасадларны, түбәләрне һәм үзәк җылыту системасын ремонтлау буенча сезонлы эшләр 15-нче сентябрьдә, капиталь ремонт эшләре 30-нчы сентябрьдә тәмамланачак. Йортларны файдалануга тапшыру актлары беренче декабрьгә кадәр тапшырылырга тиеш.

Исегезгә төшерәбез, 2020-2022 елларга капиталь ремонт программасы кысаларында Казанда 6,8 млрд. сумлык 741 күпфатирлы йортка ремонт ясау планлаштырыла. Программа гамәлдә булган вакыт эчендә шәһәрдә 3 495 йортка капиталь ремонт ясалган.

Барлык пресс-релизлар