Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
20.06.2022, 10:02

Казанда кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары һәм үзмәшгульләр саны бер ел эчендә 25% ка арткан

Казанда 2022 елның июненә кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары, шулай ук үзмәшгульләр саны 148,5 меңгә кадәр арткан, бу 2021 елның июнь ае белән чагыштырганда 28,1 меңгә, ягъни 23% ка күбрәк.

Иң зур үсеш – 24,9 мең, ягъни 60% – үзмәшгульләр арасында теркәлгән. Аларның саны 67 меңгә кадәр арткан, бер ел эчендә кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары саны 3,3 меңгә, ягъни 4,2% ка – 81,7 меңгә кадәр арткан, аларның 36 меңнән артыгы – шәхси эшмәкәрләр, 44,5 меңе – кече һәм микропредприятиеләр, 195 е – урта предприятиеләр. Уңай динамика шәһәр икътисадында эшмәкәрлек активлыгының үсүе турында сөйли.

Агымдагы елның 4 аенда үзмәшгульләр шәһәр бюджетына профессиональ керемгә 93,6 млн сум салым күчерделәр. I квартал нәтиҗәләре буенча кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларыннан салым түләүләре үсеше теркәлгән – шәһәр бюджетына салымнар 1,5 млрд сум күләмендә кергән, бу узган ел белән чагыштырганда 100 млн сумга күбрәк. Шәһәр бюджетында кече һәм урта эшмәкәрлектән салым керемнәре өлеше 45% тәшкил иткән.

Кече эшмәкәрлек субъектларының яртысы диярлек сәүдә һәм җәмәгать туклануында эшли. Башка популяр секторларның берсе – төзелеш, эшкәртү производстволары һәм транспорт.

Электрон сәүдә актив үсә. Бүген Казанда 435 товар кабул итү пункты һәм 2 меңгә якын товар тапшыру пункты ачылды, төрле логистика компанияләре киң тәкъдим ителде. Бу товарны китереп җиткерү вакытын 5 көннән 3 көнгә кадәр кыскартырга мөмкинлек бирде. Узган ел нәтиҗәләре буенча, Казанның 9,6 мең эшмәкәре маркетплейслар аша 9,5 млрд сумлык продукция саткан. Бу гомуми республика күрсәткечләреннән 41% тәшкил итте. Быел интернет-эшмәкәрләр саны 11,3 меңгә кадәр арткан.

Муниципаль, республика һәм федераль дәрәҗәләрдә күрсәтелә торган ярдәм чаралары нәтиҗәсендә Казанда кече һәм урта эшмәкәрлекнең тотрыклы үсеше күзәтелә. Федераль ярдәм чаралары 961 кече һәм урта эшмәкәрлек субъектын 17,1 млрд сумга колачлаган. Бу чаралар үз эченә ташламалы кредит бирү программаларын, банкларның эчке программалары буенча кредитларны реструктуризацияләүне һәм кредит каникулларын бирүне ала.

Эшкуарларга ярдәм итү буенча республика чаралары эшли: ташламалы процент ставкалары буенча 6 микрофинанс программасы һәм Гарантия фонды поручительлеге. Республика программалары кысаларында Казанның 250 кече эшмәкәрлек вәкиле 767 млн сумлык ярдәм алды.

Муниципаль дәрәҗәдә шулай ук кризиска каршы чаралар пакеты гамәлгә ашырыла.

- Төзекләндерү кагыйдәләрен бозган өчен штрафларга мораторий яңартылды (эшмәкәрләр быел 43,5 млн сум акчаны янга калдырдылар).

- Муниципаль парковкаларның ташламалы эш режимы озайтылды.

- Реклама конструкцияләрен урнаштыру һәм эксплуатацияләүгә бу ел өчен түләүләрне кичектерү озайтылды.

- Муниципаль җирдә үз оешмалары янында бушлай верандалар урнаштыру озайтылды (хәзерге вакытта 93 веранда ачылды, тагын 68 килешү төзү көтелә).

- «Аренда каникуллары» программасы дәвам итә (программага кертелгән 100 объектның 50 се медицина үзәкләренә, матурлык салоннарына, спорт студияләренә, хостелларга һәм башка оешмаларга ташламалы шартларда эшмәкәрләр тарафыннан арендаланган).

Бизнес-бергәлек белән очрашулар дәвам итә. Апрель аенда Made in Kazan форумында 100 гә якын эшкуар катнашты. «Аккош күлендәге гастрофестиваль» кысаларында эшлекле форум ресторан бизнесыннан 100 гә якын вәкил җыйды. 40 лап эшкуар кунакчыллык индустриясе вәкилләре өчен стратегик сессиядә катнашты. Әлеге очрашулар киләчәктә дә дәвам итәчәк.
Барлык пресс-релизлар