Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
23.03.2026, 08:52

1 апрельдән балалар бакчаларында балаларны төркемнәргә җыю башланачак

Фото: Денис Гордийко

1 апрельдән Казан  мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә балаларны төркемнәргә җыю башланачак. Агымдагы елда балалар бакчаларында 16 079 урын әзерләнгән, 12 340 бала урын алырга чиратта тора. Аларны «Электрон балалар бакчасы» автоматлаштырылган мәгълүмат системасы аркылы урнаштырачаклар. Әлеге система балаларның чиратын төгәл үтәргә мөмкинлек бирә һәм төркемләүнең дөреслеген тәэмин итә.

Баланың бакчага барырга чираты җиткәч, Дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси биттә ата-анага хәбәрнамә киләчәк. Алдан бирелгән гаризаны даими күзәтеп торырга кушалар.

Әгәр дә 15 апрельгә кадәр балага балалар бакчасында урын бирелмәгән икән, ата-аналар, башка мәктәпкәчә учреждение сайлый алсын өчен, бердәм кайнар линиягә яки район мәгариф бүлегенә мөрәҗәгать итә ала.

Кайнар линия телефоны һәм район мәгариф бүлекләре адреслары edu.tatar.ru рәсми сайтында һәм Казан мәгарифенең социаль челтәрендә урнаштырылган.

Моннан тыш, Казанда буш урын булган балалар бакчасында балаларны вакытлыча урнаштыру ысулы гамәлгә керде. Шулай ук бала артыннан моңарчы чиратта торган балалар бакчасына эләгү мөмкинлеге саклана – бакчада урын бушау белән баланы автомат рәвештә шул учреждениегә җибәрәчәкләр.

Бүгенге көндә мәктәпкәчә учреждениеләрдә 4 мең буш урын бар.
Барлык пресс-релизлар