В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
4-нче майдан 15-нче сентябрьгә кадәр Казанның иҗтимагый киңлекләре территориясендә «Парк мәдәнияте» җәйге күңел ачу программасы кысаларында мәдәни, мәгариф һәм спорт юнәлешендәге 907 чара узды, аларда 467 меңнән артык кеше булды. Килүчеләр агымы узган ел белән чагыштырганда ике тапкырга арткан.
Яңа программа паркларга килүчеләрнең сораштыру нәтиҗәләренә анализ ясау нигезендә формалаштырылды, анда алар иҗтимагый киңлекләрдә нинди чаралар күрергә теләүләре турында сөйләделәр.
Быел гастрономия юнәлешенә аерым игътибар бирелде. Нәтиҗәдә, 23500 кеше Горки-Әмәт урманындагы «Гриль-фест»та булган, ә Горький паркындагы зур туңдырма фестивален 14500 кеше тамаша кылган.
Быел музыкаль вакыйгалар мөһим урын алып торды. Июль аенда «Черек күл» паркында популяр башкаручы Гаяна катнашында «Октава» беренче музыкаль уен кораллары фестивале һәм «Халыклар дуслыгы» дигән зур концерт узды. Горки-Әмәт урманында татар популяр музыкасының традицион концерты, Виктор Цой истәлегенә багышланган концерт булды, ә Россия көнен бәйрәм итү кысаларында «Лауд» яшьләр төркеме чыгыш ясады.
Быел беренче тапкыр шул ук мәйданчыкта үзмәшгульләр фестивале үтте, Түбән Кабан күле яр буенда «Игра престолов» уены сериалының яңа серияләрен премьера куелышы оештырылды, ә «Ак чәчәкләр» бульварында һәм Горький паркында - «Карусель» телеканалының «Төп геройлар» дип аталган балалар өчен зур бәйрәм.
Икенче ел рәттән Горки-Әмәт урманында быел киңәйтелгән «Иҗтимагый бакча» проекты эшләде. Җирле халык җәй дәвамында биредә җиләк, помидор, чәчәкләр һәм кишер үстергән.
Иҗтимагый киңлеккә күп санда катнашучыларны һәм тамашачыларны даими җәлеп итә торган традицион чаралар арасында ел саен уздырыла торган Җәйге китап фестивале, Горький паркындагы «Кино төне» Бөтенроссия акциясе, «Бергә яктырак» энергияне сак тоту фестивале, «Балалар барахолкасы» проекты, «Казан фанфаралары» тынлы оркестрлар фестивале, «Печән базары» маркеты, «Яшел фитнес» күнегүләре, урам кинокүрсәтүләре һ.б. бар иде.
Төрле оештыручылар инициативасы буенча коммерцияле булмаган чаралар саны артты. Ут һәм тавыш җиһазлары сатып алу нәтиҗәсендә быел шәһәр паркларында һәм скверларында коммерцияле булмаган чаралар узды, алар арасында «Хыял канатларында» концерты, балалар өчен инглиз теле буенча дәресләр, йөгерү, балалар футболы, Скандинавия йөреше буенча бушлай тренировкалар, психологлар белән очрашулар бар иде.
Өлкән буын өчен «Жизнелюб» проекты кысаларында шәһәрнең 7 иҗтимагый киңлеге территориясендә җәй буе вокал, хореография, кул эшләре, спорт күнегүләре (йога һәм Скандинавия йөреше), ә «алтын» яшьтәге шәһәрлеләр өчен «Крылья Советов» паркында «Бию мәйданчыгы» проекты оештырылды.
Быел шәһәрнең өч иҗтимагый киңлеге - Горький паркы, Горки-Әмәт урманы һәм Түбән Кабан күле яр буе WorldSkills Kazan 2019 эшче һөнәрләре стандартлары буенча чемпионатның мәдәни программасын уздыру өчен кулланылды. Әлеге программа эшенең алты көне эчендә паркларга 6000-нән артык кеше килде.
Исегезгә төшерәбез, Парклар һәм скверлар дирекциясе бүгенге көндә 20 шәһәр иҗтимагый киңлеге белән идарә итә һәм парклардагы барлык вакыйгаларны координацияләү буенча оператор булып тора.