Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
25.07.2022, 10:03

Казанда тиздән муниципаль парковка өчен Сбер Pay системасы аша түләп булачак

Казанда парковка өчен мобиль кушымталар аша түләү саны 67% ка кадәр арткан. Паркоматлардан бары тик автомобильчеләрнең 1% ы гына файдалана, ә проект башында бу күрсәткеч 23% булган. Тагын 32% паркинг өчен СМС аша түли. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, соңгы дүрт ел дәвамында муниципаль парковкалардан файдаланган өчен тариф күтәрелмәгән.

Агымдагы елда «Казан паркингы» автоматлаштырылган мәгълүмат системасын программа белән тәэмин итү яңартылды, бу мобиль кушымта эшен тизләтергә һәм аны тотрыклырак итәргә мөмкинлек бирде. Аның белән беррәттән, түләүне «Горпарковки» федераль челтәренең мобиль кушымтасы аша башкарырга мөмкин, ул Россиянең 13 шәһәрен үз эченә ала.

Автомобиль сөючеләр, Яндекс Pay системасын кулланып, «Казан паркингы» һәм «Горпарковка» мобиль кушымталарында теләсә нинди суммага парковка счетын алдан тулыландыра ала. Әмма хәзер Сбер Pay системасында контактсыз түләүне сынау алып барыла.

Бүгенге көндә парковка өчен түләү порталларында 256 меңнән артык кулланучы теркәлгән, ә 545 меңнән артык автомобильче муниципаль парковкалардан бер тапкыр булса да файдаланган. 2022 елның беренче яртыеллыгында 33 меңнән артык яңа кулланучы теркәлгән.

Исегезгә төшерәбез, бердәм шәһәр паркинг киңлеге системасы 2015 елның февралендә кертелде. Бүген Казанда 165 участокта 6648 муниципаль парковка урыны бар.

Барлык пресс-релизлар