Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
30.10.2023, 08:42

Казанда шәһәрдә һәм торак массивларда дүрт күпер ремонтланды

Быел Казанда Назарбаев урамында һәм Күзәмәт, Борисоглебск һәм Киндери торак массивларында дүрт күпер реконструкцияләнде. 2024 елда Отар поселогында Монастырь ермагы аша күпер төзелеше тәмамланачак.

Реконструкциядән соң Назарбаев урамындагы күпер октябрьдә – беренчел сроклардан бер елга иртәрәк файдалануга тапшырылды. Андагы полосалар саны алтыдан сигезгә кадәр артты, йөкләнеш бер күчәргә 15 тоннадан 25 тоннага кадәр җитте, җәяүлеләр зоналары киңәйде, ә Түбән Кабан күле ягыннан велосипед юлы барлыкка килде.

Киндерле елгасы аша урнаштырылган күпердә терәк конструкцияләр алыштырылды, юл өлеше киңәйтелде һәм яңа асфальт-бетоннан юл катламы җәелде, тротуар төзелде, тышкы яктырту челтәрләре һәм юл хәрәкәте куркынычсызлыгы элементлары урнаштырылды.

Борисоглебск торак массивында Коры елга аша урнаштырылган күпердә терәкләр һәм таяныч конструкцияләр алыштырылды, юл өлеше һәм ике тротуар киңәйтелде, тышкы яктырту челтәрләре һәм юл хәрәкәте куркынычсызлыгы элементлары урнаштырылды.

Күзәмәт торак массивындагы Идел бугазы аша узган күпердә таяныч конструкцияләрен ныгыттылар, юл катламын җәйделәр, периль һәм барьерлы коймалар, су агызу улаклары, тышкы яктырту челтәрләре һәм юл хәрәкәте куркынычсызлыгы элементлары урнаштырдылар, ике тротуар төзеделәр һәм юлның киңлеген арттырдылар.

Бу елда Отар торак массивында Монастырь ермагы аша күпер төзү башлана. Монда инде җыелма-монолит конструкцияләр урнаштырылган, юл катламы салынган, периль һәм барьерлы коймалар, юл хәрәкәте куркынычсызлыгы элементлары урнаштырылган. Су белән тәэмин итү һәм канализация челтәрләре, тышкы яктырту челтәрләре монтажлана, яшелләндерү үткәрелә. Хәзер чистарту корылмалары резервуары төзелә һәм су агымы үзәнен ныгыту бара.

Барлык күперләр дә юл эшләре кысаларында ремонтланган. Быел федераль һәм республика бюджетларыннан юл челтәрен үстерүгә һәм ремонтлауга һәм Казан ишегалларын төзекләндерүгә моңарчы күрелмәгән сумма – 28 млрд сум бүлеп бирелде.

Барлык пресс-релизлар