Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
07.04.2025, 08:50

Казанда «Безнең ишегалды» программасы буенча быел 464 йорт ишегалды төзекләндереләчәк

Агымдагы елда Казанда «Безнең ишегалды» программасы буенча 464 күпфатирлы йортның ишегалларын төзекләндерү планлаштырылган, бу 100 меңнән артык кешенең яшәү шартларын яхшыртырга мөмкинлек бирәчәк. Хәзерге вакытта 90 ишегалдында эшләр башланган инде.

Иң күп ишегаллары Вахитов һәм Идел буе районнарында ремонтланачак – бу 137 йорт яны. Киров һәм Мәскәү районнарында – 120, Совет районында-106, Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнарында 101 йорт ишегалларын төзекләндерәчәкләр. 2025 ел программасына кертелгән территорияләрнең тулы исемлеге dvor.tatar сайтында тәкъдим ителгән.

Быелгы иң масштаблы проект — Кол Гали, Завойский һәм Фучик урамнарындагы 15 йортның ишегалларын төзекләндерү (Кол Гали ур., 1, 3, 4, 7, 9; Завойский ур., 4, 6, 8, 12; Фучик ур., 95, 97, 101, 103, 105, 107, 109). Бу территориянең гомуми мәйданы 103,5 мең кв.м тәшкил итә, ә йортларда 8 меңнән артык кеше яши. Төзекләндереләчәк иң кечкенә ишегалды Мәскәү урамындагы 53 бина адресы буенча урнашкан. Аның мәйданы нибары 583 кв.м, аннан 37 кеше файдалана.

Барлык ишегалларында да юллар һәм тротуарлар ремонтланачак, балалар һәм спорт мәйданчыклары, эскәмияләр, чүп савытлары һәм тышкы яктырткычлар урнаштырылачак, шулай ук чүп контейнеры мәйданчыклары һәм хуҗалык-көнкүреш зоналары урнаштырылачак. Бу ишегалларында яңа асфальт мәйданы гына да 590 мең кв.м тәшкил итәчәк.

Быел Казанда «Безнең ишегалды» программасын гамәлгә ашыруга 4,27 млрд сум каралган. Эшләр җәдвал буенча алып барыла.

«Безнең ишегалды» программасы республикада 2020 елдан Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән гамәлгә ашырыла. Бу вакыт эчендә Казанда 2278 күпфатирлы йортның ишегалды төзекләндерелгән, шуның нәтиҗәсендә ярты миллион казанлының торак шартлары яхшырган.

Биш ел эчендә шәһәрдә 3 млн квадрат метрдан артык ишегалды юлы яңартылган. Комплекслы төзекләндерү йортлар янында өстәмә рәвештә 25 мең машина урыны урнаштырырга мөмкинлек бирде. Ишегалларында 12 меңнән артык яңа терәк, 16 меңнән артык яктылык — диодлы энергия саклаучы яктырткычлар, 21 меңнән артык кече архитектура җиһазы барлыкка килде. 500гә якын яңа чүп контейнеры мәйданчыгы төзекләндерелде.

Сораштырулар күрсәткәнчә, казанлыларның 94% ы «Безнең ишегалды» программасы кысаларында үз йорт яны киңлекләрен төзекләндерүдән канәгать.
Барлык пресс-релизлар