В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Казанда махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә ярдәм чаралары күрсәтелә, әлеге гаиләләрдә 2219 бала тәрбияләнә.
1446 бала мәктәпләрдә һәм көллиятләрдә бушлай ике тапкыр туклана.
1 нче ноябрьдән 773 ата-ана абонент түләвеннән һәм муниципаль балалар бакчаларында туклану өчен түләүдән азат ителде.
Бүгенге көнгә 8-18 яшьлек балаларга 1215 транспорт картасы бирелде, алар буенча шәһәр транспортында 24 меңнән артык йөрелгән.
Мәдәният һәм спорт учреждениеләренә бушлай йөрү өчен «Батыр» картасын 1797 бала алды. Ташламаны 45 мәдәният учреждениесе һәм 20 спорт объекты бирә. Башта карта белән шәһәрнең республика һәм муниципаль мәдәният учреждениеләренә генә кереп була иде. Соңыннан акциягә шәхси учреждениеләр дә кушылды: «Сәнгать дөньясы» халыкара антиквариат институты, «Шәһәр панорамасы» музее, Казан иконасы музее, Болактагы Казан яшьләр театры; экскурсияләр – Иске Татар бистәсендә «Татар халкының мәдәни мирасы һәм кыйммәтләре», «Мөселман Казаны», Бауман урамында «Казан Арбаты», «Университет шәһәрчеге һәм Кремль урамы». Бүгенге көнгә дәүләт, муниципаль һәм шәхси мәдәният учреждениеләре тарафыннан «Батыр» картасы буенча барлыгы 3000 нән артык билет бирелде.
Көзге каникуллар вакытында «Ял» шәһәр үзәге 30 бала өчен «Восток» лагерена бушлай смена оештырды.
Мобилизацияләнүчеләрнең балаларына барлык яшүсмерләр клублары да бушлай хезмәт күрсәтә. Массакүләм шуу буенча сезон ачылу белән ябык һәм ачык боз ареналары да әлеге изге эшкә кушылды.
Шәһәр районнары администрацияләре гаиләләргә эшкә урнашуда, юридик консультацияләр бирүдә, кием, дарулар, балалар ризыгы алуда булышалар, көнкүреш техникасын ремонтлауда, тәрәзәләрне алыштыруда, фатирларда косметик ремонт үткәрүдә, салкын һәм кайнар су белән тәэмин итүне исәпкә алу приборларын урнаштыруда, шулай ук су белән тәэмин итү торбаларын алыштыруда матди ярдәм күрсәтәләр. Казанның шәхси секторында яшәүче гаиләләргә кышын утын, кар чистарту белән ярдәм күрсәтелде.
Шәһәрнең Икътисади үсеш комитеты катнашында 8 гаиләгә кредит каникуллары алырга ярдәм иттеләр.
ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Казан буенча Сәламәтлек саклау идарәсе белән берлектә 46 гаиләгә медицина тикшерүләрен үткәрүдә ярдәм күрсәтелде, аларның кайберләре шифаханә-курорт дәвалавы үтте. Тагын 42 гаилә «Игелекле Казан» автоном коммерцияле булмаган оешмасы ярдәмендә дарулар һәм медицина хезмәтләре алды.
47 гаиләгә балаларны балалар бакчаларына һәм мәктәпләргә урнаштыруда ярдәм иттеләр.
Казанның халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә махсус хәрби операциядә катнашучыларның 15 хатыны махсус укулар уза.
Казан шәһәрендәге Халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге тернәкләндерү үзәкләренә документлар рәсмиләштерүдә 64 гаиләгә ярдәм итә, психологик консультацияләр бирә һ.б.
Сентябрьдән «Ышаныч» үзәге филиалларына 134 кеше мөрәҗәгать итте. «Ышаныч» телефоны тәүлек буе эшли. 29 кеше шәхси консультацияләр форматында психолог ярдәме алды.
Мәсьәләләрнең күпчелеген «Игелекле Казан» автоном коммерцияле булмаган оешмасы хәл итә.
Шәһәр ярдәме чаралары турында барлык мәгълүмат kzn.ru порталында «Мобилизацияләнүчеләрнең гаиләләренә ярдәм» махсус бүлегендә урнаштырылган.