Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
13.01.2020, 07:55

Казанда «Паркларда кыш|2020» программасының бәйрәм чараларына 450 мең кеше килгән

Ай дәвамында – 14-нче декабрьдән 14-нче гыйнварга кадәр – Казанның 18 иҗтимагый киңлегендә Татарстан Республикасы Президенты һәм шәһәр Мэриясе ярдәме белән Парклар һәм скверлар дирекциясе һәм Казан шәһәренең Мәдәният идарәсе тарафыннан оештырылган «Паркларда кыш|2020» программасының 145 чарасы узды. Паркларда мастер-класслар, балалар спектакльләре, спорт ярышлары, бәйрәм концертлары һәм башкалар узды. Яңа ел каникулларында Казанның парк һәм скверларына барлыгы 450 мең кеше килде, «Казан» гаилә үзәге янындагы төп шәһәр чыршысының күңел ачу мәйданчыгы иң популярлардан булды.

Казанда инде өченче ел рәттән Яңа елны иҗтимагый киңлекләр территориясендә каршы алалар: «Казан» гаилә үзәге янында һәм «Черек күл» паркында. Быел Яңа ел төнен биредә 50 мең казанлы һәм шәһәр кунаклары үткәрде.

Быел Казанда беренче тапкыр «Студия кыш» күчмә сәхнәсе эшләде, ул 2 атна эчендә 20 шәһәр мәйданчыгында булырга өлгерде: парк һәм скверларда, Бауман урамында, «Салават Күпере» торак комплексында, Нагорный, Залесный һәм Вознесение бистәләрендә һәм башка скверларда. Шулай ук Горки-Әмәт урманындагы кар лабиринты да бу кышның яңалыгы булды, аны ясауга 15 мең куб кар китте.

Шәһәр халкы һәм кунакларында зур кызыксыну уяткан кышкы программаның төп чаралары булып Бауман урамындагы кыңгырау парады, Питербургның яшь музыкантлары концерты булды: Горки-Әмәт урманында «Меджикул» төркеме һәм җырчы Тося Чайкина чыгышы, «Ак чәчәкләр» бульварында Яшь татар башкаручылары концерты, «Крылья Советов» паркында ретро-карнавал, театр тамашалары һәм Горький исемендәге паркта «Казан чаналары» үзешчән чаналар фестивале.

Традиция буенча көн саен Дәрвишләр бистәсендәге Мир урамы буенча урнашкан скверда, «Крылья Советов», «Сосновая роща», «Калейдоскоп» паркларында концерты программасы узды һәм шәһәр районнары администрацияләре тарафыннан оештырылган Яңа ел ярминкәсе эшләде.

Парклардагы мәдәни программаның хедлайнеры - Мәскәүнең «Высокие братья» урам театры. Артистлар 10 бушлай интерактив тамаша күрсәттеләр. Шулай ук быел Казан шәһәренең Парклар һәм скверлар дирекциясе «Әкиятләр - шәһәрдә» проектын оештырды – Татарстанның 16 торак пунктында «Кар бабайлар» («Снеговики») куелешы белән урам театры гастрольләре узды. Проектта Казан театр училищесы студентлары катнашты, алар берничә атна дәвамында Мәскәүнең «Высокие братья» театры актерларыннан һәм режиссерларыннан клоунада, пантомима һәм пластика серләренә өйрәнделәр.

«Паркларда кыш|2020» чаралары узган 18 җәмәгать киңлеге бәйрәмчә бизәлгән иде, шуларның 10-ысында Яңа ел чыршылары урнаштырылды. Бәйрәм бизәлеше беренче тапкыр Лядской бакчасында, «Ак чәчәкләр» бульварында, «Комсомолец» паркында, Горки-Әмәт урманындагы Cube контейнер үзәгендә оештырылды, ә соңгы җәмәгать киңлегенең урман өлешендә бөтен кеше балачактан ук яраткан шигырьнең татар һәм рус телләрендә диод юллары урнаштырылды.

Барлык пресс-релизлар