В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Апрель урталарында Казанда «Безнең ишегалды» программасын тормышка ашыру кысаларында 97 ишегалдын төзекләндерә башларга ниятлиләр. Агымдагы ел программасына барлыгы 466 йорт кертелгән. Уңай үзгәрешләрне 100 мең казанлы сизәчәк. «Безнең ишегалды» программасын тормышка ашыру өчен быел 2,5 млрд сум каралган.
Төзекләндерүнең бөтен комплексы алты төр эшне үз эченә ала: юлларны һәм тротуарларны ремонтлау, эскәмияләр һәм чүп савытлары, хуҗалык-көнкүреш җиһазлары урнаштыру, ком катламында балалар һәм спорт җиһазлары урнаштыру, тышкы яктырту, контейнер мәйданчыклары оештыру.
Шулай итеп, ишегалларында өстәмә рәвештә 2 меңнән артык парковка урыны җиһазландырылачак, 2 меңнән артык энергияне саклый торган светодиод утлы яңа баганалар монтажланачак, кече архитектура формалары урнаштырылачак. Яшелләндерү эшләре идарәче оешмалар һәм халык белән берлектә гамәлгә ашырыла.
Агымдагы ел программасына кертелгән объектлар исемлеге 2021 елның июнь-июль айларында ТР Дәүләт хезмәтләре порталында халыкның мөрәҗәгатьләре нигезендә, шулай ук ишегалды территорияләре торышын һәм социаль объектларга якын килүне исәпкә алып, 200 ишегалды өчен тавыш бирү нәтиҗәләре буенча формалаштырылган.
«Безнең ишегалды» программасының dvor.tatar рәсми порталында яки +7(800) 275-20-20 кайнар линия телефоны буенча объектлар исемлеге, программаны тормышка ашыру барышы турында актуаль мәгълүмат алырга һәм халык тәкъдимнәрен җибәрергә мөмкин.
Исегезгә төшерәбез, «Безнең ишегалды» ишегалды территорияләрен төзекләндерү программасы 2020 елда старт алды. 2019 елда Техник инвентаризация бюросы белгечләре шәһәрнең йорт яны территорияләренең торышына бәя бирде. Нәтиҗәдә программага 2 меңнән артык йорт территориясе кертелде. «Безнең ишегалды» программасын гамәлгә ашыруның беренче ике елында Казанда 1,5 млн кв. м мәйданда 890 йорт ишегалды төзекләндерелде.