Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
03.04.2023, 09:07

Казанда «Безнең ишегалды» программасын гамәлгә ашыра башлыйлар

«Безнең ишегалды» программасы быел 100 мең казанлыга кагылачак. Татарстан башкаласының барлык районнарында барлыгы 482 йорт ремонтланачак. 2,4 млрд сум ишегалларында 533 мең кв.м артык юл япмасын ремонтлауга, 198,6 млн сум яктырту җайланмасына һәм шул ук күләмдә кече архитектура формалары – урналар, эскәмияләр, балалар һәм спорт җиһазлары сатып алуга һәм урнаштыруга юнәлтеләчәк. Эшләргә уңай һава шартлары башлангач керешәчәкләр. 

Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнарында – 130 йорт, Киров һәм Мәскәү районнарында – 136, Вахитов һәм Идел буе районнарында – 125, Совет районында 91 йорт ремонтланачак. 

Программаны гамәлгә ашыруның үзенчәлеге булып проектлар буенча фикер алышуга шәһәрлеләрне һәм урбанистика өлкәсендә экспертларны җәлеп итү тора. Хәзерге вакытта быелгы проектлар буенча фикер алышулар узды, нәтиҗәләр буенча күп фатирлы йортларда бина милекчеләренең гомуми җыелышлары протоколлары төзелде. Очрашулар яңартуны көткән ишегалларында узды. Аларда «Безнең ишегалды» программасы, район администрацияләре, идарәче компанияләр, Тышкы төзекләндерү комитеты вәкилләре, шулай ук архитектор-проектлаучылар катнашты. 

Эшләр башланыр алдыннан һәр ишегалдында төзекләндерү планы-схемасы белән килешенгән объектларның паспортлары урнаштырылачак. Сыйфат, нормаларга һәм кагыйдәләргә туры килүне республика учреждениеләре – «Главтатдортранс» ДКУ, «Татарстан Республикасы Главинвестстрой» ДКУ, Төзекләндерү объектларын техник күзәтчелек хезмәте контрольдә тотачак. 

Эшләрнең үтәлешен халык та контрольдә тота ала. Алар үз фикерләрен һәм тәкъдимнәрен программаның dvor.tatar рәсми порталында һәм +7(800)275-20-20 кайнар линия телефоны буенча калдыра алалар. 

2022 елда Казанда гомуми мәйданы 530 мең кв.м булган 466 йортның ишегалды территориясе комплекслы төзекләндерелде. 2900 баганалы светодиод яктырткычлар һәм 2 мең кече архитектура формалары урнаштырылды, 5 мең яңа парковка урыны җиһазландырылды. Узган ел нәтиҗәләре буенча халыкның Казан буенча программаны гамәлгә ашырудан канәгатьлеге 91% тәшкил итте, бу программаның максатчан күрсәткеченнән 80% ка артык. 

Гомумән алганда, «Безнең ишегалды» программасын тормышка ашыруның өч елында Казанда 7,5 млрд сумлык 1356 йорт территориясе төзекләндерелгән. 

Исегезгә төшерәбез, «Безнең ишегалды» программасы 2020 елда Татарстан Республикасы Рәисенең инициативасы белән кабул ителде. Ул биш елга исәпләнгән. Башланыр алдыннан инвентаризация үткәрелгән, ул ремонтлауга мохтаҗ булган барлык территорияләрне билгеләгән. 

Программа ишегалларында барлык яшьтәге кешеләр өчен уңайлы һәм куркынычсыз шартлар булдыруга, сыйфатлы ишегалды инфраструктурасын һәм уйланылган җәяүлеләр элемтәләрен формалаштыруга юнәлдерелгән. Моның өчен алты төрле эш башкару каралган: юлларны һәм тротуарларны ремонтлау, эскәмияләр һәм урналар урнаштыру, тышкы яктыртуны оештыру, комнан япмаларга балалар һәм спорт җиһазлары урнаштыру, контейнер мәйданчыгы оештыру, хуҗалык-көнкүреш җиһазлары урнаштыру. Парковка урыннары, яшел зоналар, балалар мәйданчыклары балансын, инженерлык коммуникацияләре урнашуын исәпкә алып, юллар һәм тротуарлар киңлеге буенча нормативларны үтәүгә аерым игътибар бирелә. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, программага яшелләндерү кертелмәгән, бу эшне идарәче оешмалар халык белән берлектә башкара.

Барлык пресс-релизлар