В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Казанда инвалид-шәһәрлеләрне адаптацияләнгән торак белән тәэмин итү максатыннан, уңайлы мохит таләпләрен исәпкә алучы фатирларны проектлаштыру буенча эш башланды. Шәһәрнең Торак сәясәте идарәсе һәм Муниципаль торак программалары дирекциясе тарафыннан Юдинодагы йортларны проектлаштыру техник биременә 7 адаптацияләнгән фатир кертелгән. Бу биналарда ишекләр һәм эчке бүлмәләрнең ишекләре киңәйтеләчәк, ишекләр доводчиклар белән җиһазландырылачак, санузел һәм холларның зурлыгы арттырылачак.
Идарә шундый ук эшне ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды белән алып бара. Киләчәктә типлаштырылган проект карары Татарстанның башка шәһәрләренә дә таратылырга мөмкин.
Бүген Казанда коляска ярдәмендә хәрәкәт итүче аз мобильле кешеләр өчен Дубравная урамындагы 43 нче йорт тулысынча адаптацияләнгән. Ул корпусларның берсендә «Восхождение» тернәкләндерү үзәге урнашкан уникаль торак комплексы булып тора. Хәзер йортта 50 гаилә яши, аларның составында I төркем инвалидлыклары булган кешеләр бар. 2022 елда өч гаиләгә фатир бирелгән, 10 гаилә торак көтә.
65 яшьтән өлкәнрәк торак көтүче сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләр Сугыш һәм хезмәт ветераннары йортына (Дубравная ур., 35) урнаша. Монда алар гомуми практикалы табиб һәм социаль хезмәткәрләр күзәтүе астында. Киң холларда хәйрия ашлары һәм мәдәни чаралар уза. 2022 елда Ветераннар йортына 4 кеше күчкән, һәркемгә мебель белән җиһазландырылган аерым бер бүлмәле фатир бирелгән.
Торак сәясәте идарәсе тарафыннан катлаулы авырулары булган аз керемле инвалидларга социаль ярдәм буенча чираттан тыш торак бирү өлешендә зур эш башкарылган. Соңгы өч елда 58 кеше торак алган. Бу категориядәге затларның чираты бетерелгән. Ярдәм сорап мөрәҗәгать итүче гаиләләр кыска срокларда торак белән тәэмин ителә.
Быел ике муниципаль фатир сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен хәйрия проектларын гамәлгә ашыру өчен бүлеп бирелгән. Әгерҗе ур., 78 адресы буенча урнашкан 140 кв. м торак йортта декабрьдә Казанда психик сәламәтлеге бозылган балаларның беренче яшәү үзәге ачыла. Яңа үзәкнең эше Дәрвишләр балалар интернат-йортын тәмамлаучыларны көнкүреш, социаль-коммуникатив һәм ял эшчәнлегендә максималь мөстәкыйль итү максатын күздә тота. Үзәк булдыру инициативасы «БлагоДарю» иҗтимагый оешмасыныкы.
Зәкиев ур., 11 адресы буенча урнашкан 100 кв. м муниципаль фатирда Совет районы администрациясе һәм «Просто другие» шәһәр иҗтимагый оешмасы проекты тормышка ашырылды: монда менталь бозылулары булган (аутизм белән) балалар өчен укыту-күнекмә фатиры булдырылды.