Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
15.02.2021, 07:52

Казанда реклама компанияләре 2021 елның 2 кварталыннан кичектерелгән түләүләр түли башлаячак

Агымдагы елның 2 кварталыннан реклама компанияләре кичектерелгән түләүләрне якындагы ике ел дәвамында зур булмаган өлешләр белән ай саен түли башлаячак.

Исегезгә төшерәбез, тышкы реклама базарына ярдәм итү максатларында, муниципалитет тарафыннан 2020 елда реклама компанияләренә реклама конструкцияләрен урнаштыруга һәм эксплуатацияләүгә 2020 елның 2-нче кварталы, 2020 елның 3-нче, 4-нче кварталлары һәм 2021 елның 1-нче кварталы өчен түләүләр өлешен кичектереп тору турында карар кабул ителде. Кичектерелгән түләүләрнең гомуми суммасы 197,72 млн. сум тәшкил иткән. Әлеге карарлар тышкы реклама базарындагы хәлне тотрыкландырырга мөмкинлек бирде, чөнки тышкы реклама операторларына федераль ярдәм чаралары кагылмый.

Тышкы реклама буенча гомуми түләүләр, агымдагы һәм кичектерелгән түләүләрне исәпкә алып, 2021 елда 460 млн. сумга якын тәшкил итәчәк. 2020 елда Казан бюджетына реклама конструкцияләрен урнаштыруга килешүләр буенча 140,1 млн. сум кергән.

2020 елда концерт эшчәнлеге, спорт һәм тамаша чаралары тулысынча туктатылуга бәйле рәвештә, афиша конструкцияләрендә тулылану 0% ка кадәр төште. Цифрлы конструкцияләрдә коммерцияле реклама белән тулылану мартта 61%-тан 28%-ка кадәр һәм май аенда 13%-ка кадәр, статистик калкан өслекләрендә 51%-тан 25%-ка кадәр кимегән. Майның беренче ункөнлегендә цифрлы конструкцияләрдә, ким дигәндә, 10%-ны тәшкил иткән. Ел ахырына цифрлы конструкцияләр йөкләнеше 70%-ка кадәр, аларның базар күләмендә өлеше – 50%-тан 60%-ка кадәр артты.

Ел ахырына коммерция рекламасының йөкләнеше акрынлап кризиска кадәрге күрсәткечләргә әйләнеп кайтты. Әмма узган елда реклама урнаштыруга бәяләрнең уртача 20-30%-ка кимүен исәпкә алып, тармакны тулысынча торгызу турында сөйләргә иртәрәк.

2020 елда сатулар бары тик эшкуарларның үз гаризалары буенча гына үткәрелде. Казан шәһәре территориясендә реклама конструкцияләрен урнаштыру схемасы бары тик коммуникацион күрсәткечләр рәвешендә реклама конструкцияләрен урнаштыруның ике яңа урыны белән генә тулыландырылды. Нәтиҗәләре буенча «Неон-Арт-М» ҖЧҖ һәм «СтройИнвестКонсалтинг» ҖЧҖ белән 670 мең сумлык килешүләр төзелгән торглар үткәрелде.

Исегезгә төшерәбез, бер ел элек төрле типтагы кече форматтагы конструкцияләргә сату нәтиҗәләре буенча, контрактларның гомуми суммасы 21,5 млн. сум булган 59 конструкциягә килешүләр төзелгән иде.

Шәһәр урамнарыннан рекламалы 68 автомобиль алынган. Мондый автомобильләр, законсыз рәвештә, аларның хуҗалары тарафыннан җанлы юл чатларында урнаштырыла.

 

Барлык пресс-релизлар