Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
22.05.2023, 08:07

Казанда 29 нчы майдан мәктәп яны лагерьлары эшли башлаячак

Казанның 15 меңгә якын укучысы 29 нчы майдан 27 нче июньгә кадәр 146 мәктәп яны лагеренда ял итәчәк. 21 көнлек юлламаның бәясе 4950 сум тәшкил итә. Әмма ата-аналарга 742,56 сум гына түләргә туры киләчәк, калган өлеше Татарстан Республикасы бюджеты хисабына түләнә. Мобилизацияләнгән хәрбиләрнең балалары мәктәп яны лагерына бушлай юллама алачак. Ташлама алу өчен ата-аналарга мәгариф учреждениесе администрациясенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Укучыларның лагерьда ял итү программасы төрле спорт-танып белү үсеш чараларын һәм уеннарны үз эченә ала. Мәктәп укучыларын юлда һәм интернет киңлегендә куркынычсыз тәртип турында танып белү дәресләре, Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елына һәм Педагог һәм остаз елына багышланган викториналар һәм уеннар көтә. Моннан тыш, театрларга, музейларга, күргәзмәләргә, мастер-классларга, өстәмә белем бирү учреждениеләренә бару каралган.

Шулай ук укучыларның ялын һәм мәшгульлеген оештыру өчен 1 нче июньнән 22 нче июньгә кадәр мәктәпләрдә 1000 гә якын өлкән сыйныф укучысын колачлаган хезмәт бригадалары оештырылачак. Яшүсмерләр белем бирү учреждениеләре территориясендә гади хуҗалык эшләрен башкарачак. Лагерьның 15 көнендә алар, йөкләнешкә карап, 6300 сумнан 7200 сумга кадәр алачак.

Барлык пресс-релизлар