В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Быел Казанда административ хокук бозулар өчен штрафларны эзләү буенча мәгълүмати система уңышлы рәвештә үзен күрсәтте. Сервис шәһәр трансформациясе үзәге тарафыннан эшләнгән. Программа ярдәмендә җиде автомобиль табылган һәм кулга алынган, аларның хуҗаларының административ штрафлар буенча гомуми бурычы 670 мең сумнан арткан.
Ике автомобиль штрафстоянкага җибәрелгән. Күрелгән чаралар нәтиҗәсендә барлык штрафлар түләнгән.
Җиде ай эчендә ун бурычлыга карата илдән чыгуны чикләүгә ун дәгъва бирелгән, тагын бишесе – машина йөртү таныклыгының гамәлдә булуын туктатып тору турында. Суд тарафыннан өч тәүлеккә административ кулга алу турындагы бер дәгъва канәгатьләндерелгән.