В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Казанның Архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсе тарафыннан каты көнкүреш калдыкларын аерым туплау өчен 8 төр контейнер мәйданчыгы эшләнгән һәм расланган. Мәйданчыкларның тышкы кыяфәте шәһәр төзелешенең төрле төзелешләре өчен эшләнгән – заманча торак комплекслар, күпкатлы панель йортлары булган микрорайоннар, типлаштырылган уртача катлы төзелеш, тарихи үзәк, төрле күләмдә контейнерлар урнаштырылган урыннар, бункерлар урнаштырып һәм зур габаритлы чүп җыю өчен өстәмә мәйданчыгы булган урыннар.
Беренче чиратта идарәче компанияләр мондый мәйданчыкларны таушалганнары урынына, шулай ук капиталь ремонт һәм төзекләндерү үткәрелгән ишегалларына урнаштыра башлаган. Расланган үрнәкләр буенча 15 яңа мәйданчык төзелгән инде: Яңа Савин районында Әмирхан проспекты, 4а, Вахитов районында Большая Красная урамы, 65а адресы буенча, Совет районында Академик Глушко урамы, 32 һәм башкалар.
Ел ахырына кадәр тагын 19 мәйданчык төзү планлаштырыла: икесе – Вахитов районында, берсе – Киров һәм Мәскәү районнарында, бишесе - Яңа Савин районында (Четаев ур., 60, Әпсәләмов ур., 26а, Бондаренко ур., 20, Әпсәләмов ур., 29, Әпсәләмов ур., 32) һәм унысы - Совет районында (Космонавтлар ур., 32, Красная Позиция ур., 29, Даурия ур., 21, Латыш Укчылары ур., 33, Мир ур., 37, Халезов ур., 21, Себер тракты, Журналистлар ур., 5, 11, Нокса авышлыгы, 13).
Тагын 23 мәйданчыкны ишегалларында төзү планлаштырыла, анда яшәүчеләр чүп үткәргечләрдән контейнер мәйданчыклары файдасына баш тарткан.
Шулай итеп, ел ахырына кадәр шәһәрдә яңа үрнәктәге 57 мәйданчык пәйда булырга тиеш.