В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
2018 елда Казанда 245 мең 596 балигъ булмаган бала диспансерлаштыру узган, бу план 100% үтәлгән дигән сүз. Медицина тикшерүе узган балаларның 14,7% сәламәтлеге буенча беренче төркемгә (сәламәт балалар) кертелгән, икенче төркемгә (сәламәтлектә аз гына тайпылышлар булган балаларны үз эченә алган) - 75,6%. Респиратор вирус авырулары хисабына балаларда авырулар таралу буенча беренче урында сулыш органнары авырулары тора.
Хроник авырулар белән бәйле өченче төркемдә 8% балалар, сәламәтлек какшаган балаларның тагын 0,4% - дүртенче төркемгә, 1,3% - инвалид балалар.
Авырулар таралу структурасында беренче урында сулыш органнары чирләре (40%) тора, нигездә респиратор вирус авырулары хисабына икенче урында (11%) – ашказаны-эчәк тракты органнары авырулары, өченче урында (7%) – сөяк-мускул системасы һәм терәк-хәрәкәт аппараты авырулары, дүртенче урында (6,7%) – күз авырулары һәм аның ярдәмче аппараты авырулары.
Диспансерлаштыру барышында 40680 бала диспансер учетына куелган, 14919 бала амбулатор шартларда өстәмә консультацияләр һәм тикшеренүләргә җибәрелгән, тагын 3047 бала стационар шартларда дәвалану алган. 1127 бала санатория-курортта дәваланган.
Моннан тыш, 2018 елда 1180 ятим бала һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар, шул исәптән уллыкка (кызлыкка) алынган балалар һәм стационар шартларда яшәүче 375 ятим бала тикшерү узган.
Әлеге категория балаларны диспансерлаштыру нәтиҗәләре буенча 671 бала тернәкләндерү алган, 602 бала санатория-курортта дәваланган. Индивидуаль реабилитация программалары 100%-ка үтәлгән.