В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Быел Казанда юл ремонты 32 урам һәм 19 тротуарны колачлый, 265 мең кв. м мәйданда юл тамгасы төшереләчәк һәм 290 ишегалды төзекләндереләчәк. Бу максатларга төрле дәрәҗәдәге бюджетлардан 3,25 млрд сум акча бүлеп бирелгән.
«Имин һәм сыйфатлы юллар» өстенлекле проектын гамәлгә ашыруга 2 млрд. сум юлланган (шуларның яртысы – федераль бюджет акчалары, калганы – республика акчалары). Бу акчага гомуми мәйданы 674 мең кв. м. булган юл катламы ремонтланачак. Объектлар исемлегенә шәһәрлеләрнең иң күп тискәре бәяләмәләре булган урамнар, шул исәптән «Халык контроле» системасында һәм «Халык фронты» иҗтимагый хәрәкәтенең «Эштән чыккан юллар картасы» интерактив проектында күрсәтелгән урамнар кертелгән. Шул исәптән Габишев, Ю.Фучик, Р. Зорге, Академик Королев, Халитов урамнары да бар.
Ремонтлана торган барлык участокларда да машиналар йөрү өлешен ремонтлау белән бергә су бүлү, урамнарны яктырту, хәрәкәт итү мөмкинлеге чикләнгән халык төркемнәре өчен уңайлы мохит һәм машина куюга бәйле проблемалар хәл ителәчәк.
Асфальт катламын ремонтлаудан тыш, юл-транспорт хәлен яхшырту буенча кайбер чаралар күреләчәк. Максимов (Дементьев урамыннан Петр Витер урамына кадәр) һәм Дубравная (Рихард Зорге урамыннан Безымянный тыкрыгына кадәр) урамнары дүрт полосага кадәр киңәйтеләчәк. Красная Позиция урамында 800 м озынлыктагы юл участогы төзеләчәк, ул Гадел Кутуй урамыннан Гвардия урамына чыгачак. Мидхәт Булатов һәм Борисковская урамнары арасында 800 м озынлыктагы «Имин һәм сыйфатлы юллар» төзелеше Тихорецк урамы чишелешенә чыгу перспективасы белән дәвам итәчәк.
Моннан тыш, Идел буе районынгы Магистраль урамында һәм Максимов урамында Ленин урамыннан Дементьев урамына кадәрге участокта асфальт-бетон катламының өске катламы урнаштырылачак.
Юл эшләре программасы җәмәгать киңлекләрен төзекләндерү белән бергә алып барылачак. Мәсәлән, Дубравная урамын 4 полосага кадәр киңәйтү кысаларында Рихард Зорге урамында Безымянная тыкрыгына кадәр тротуарлар һәм «Дубрава» паркына килүчеләр өчен уңайлы мохит булган җәяүлеләр юлы төзекләндереләчәк. Ә Әпсәләмов урамындагы «Ак чәчәкләр» скверына уңайлы керү өчен юл эшләре кысаларында квартал эчендәге өстәмә юлларны һәм тротуарларны, шулай ук 85 парковка урыны урнаштыру каралган.
Моннан тыш, юл-транспорт һәлакәтләре күп булган урыннарда 24 светофор, 280 юл билгесе, 34 км куркынычсызлык коймасы һәм 91 ясалма тигезсезлек урнаштырылачак.
Уңай һава шартлары башлану белән юл тамгалары төшерү эшләре башланачак. Төп шәһәр магистральләрендә термопластик кулланылачак, аз хәрәкәт булган урамнарда – буяу. Әлеге максатларга 20 миллион сум бүлеп бирү каралган.
Быел Казан ишегалларының 296 ишегалдын төзекләндерү өчен 1 млрд. сум бүлеп бирелгән. Бу асфальт-бетон өслеген алыштырырга, машиналар йөрү өлешен киңәйтергә һәм 5 мең парковка урыны булдырырга мөмкинлек бирәчәк. Ремонтның гомуми мәйданы 300 мең кв. метрдан артып китәчәк. Уңай нәтиҗәне 150 мең казанлы сизәчәк.