В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Казанда 2023 елда 19 мең 314 бала тууы теркәлгән, бу узган ел белән чагыштырганда 610 балага күбрәк. Казанда – Идел буе федераль округының миллион кеше яши торган шәһәрләре арасында бердәнбер – балалар туының уңай динамикасы саклана.
Яңа туган балаларның яртысыннан артыгы – гаиләдә икенче (34%) һәм аннан соңгы (23%) балалар, 43% ы – беренче балалар. 259 гаиләдә – игезәк, өч гаиләдә өч игезәк туган. Яңа туган балаларның 52% ы – малайлар, 48% ы – кызлар.
Әниләрнең 80% ы бала табу турында таныклыкны бала тудыру йортында алган, ата-аналарның 4,9% ы «Бала туу» суперсервисын кулланган.
Малайларга күбрәк Әмир (268), Марк (223), Тимур (208), кызларга Әминә (267), София һәм Ева (104әр) исемнәре бирелгән. Малайлар өчен иң кызыклы исемнәр арасында Байтимер, Гали, Златозар, Айбулат, Белогор булса, кызлар арасында – Айви, Жюли, Каравелла, Шарлотта, Ярен, Ива. Ике исем куючылар да булган: Дениз Анна, Гали-Әскәр, Роберт-Адам, Сәид-Хан, Афина-София.
2023 елда теркәлгән туулар саны үлем актлары саныннан 32% ка артык. Барлыгы 13 мең 98 үлем акты теркәлгән, бу 2022 елга караганда 814 кә кимрәк.