В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Быел Казанда өч универсаль спорт мәйданчыгы төзеләчәк: ике баскетбол-волейбол (Беломорск урамы, 144 һәм Интернациональная урамы, 24а) һәм футбол (Короленко урамы, 26).
12 спорт объекты капиталь ремонтланачак. БРИКС илләре уеннары алдыннан сигез эре спорт объектында ремонт эшләре башланды: Казанның Үзәк стадионында, Бокс һәм өстәл теннисы үзәгендә, Волейбол үзәгендә, Ишкәкле спорт төрләре үзәгендә, Спортның су төрләре сараенда, Теннис академиясендә, «Буревестник» бассейнында һәм «Тулпар» спорт комплексында.
Тарихта беренче тапкыр «Киләчәк уеннары»н үткәрү кысаларында «Хезмәт резервлары» стадионында һәм «Искәндәр» футбол-регби манежында ремонт эшләре башкарылган. «Хезмәт резервлары» стадионында резин япма җәелгән, сантехника, ишекләр, яктырткычлар һәм спорт таблосы алыштырылган. «Искәндәр» манежында түбә һәм фасадның декоратив элементларын ремонтлау буенча эшләр башкарылачак.
«Тасма» спорт мәктәбенең җиңел атлетика манежында һәм «Ракета» стадионында ремонт бара. Объектларда футбол кыры япмалары, спорт таблолары алыштырылачак, йөгерү юллары төзекләндереләчәк, инженерлык челтәрләре һәм түбә ремонтланачак.