В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Казанда юл инфраструктурасын – магистральләр, юлларның аеруча тузган участоклары, квартал эчендәге юллар, ишегаллары, авариягә китерергә мөмкин булган куркыныч участоклар, яңгыр канализациясе һәм бакча ширкәтләренә керү юлларын – модернизацияләү буенча масштаблы эшләр дәвам итә. Бу максатларга илкүләм проектлар кысаларында һәм республика ярдәме белән 22,1 млрд сум юнәлдереләчәк.
Бу акчаларның зур өлеше – 15,6 млрд сум – Зур Казан боҗрасы һәм «очыш» магистральләре кебек эре юл объектларын төзү һәм реконструкцияләү өчен билгеләнгән. Шулай итеп, Бишбалта буасыннан алып Барлык диннәр гыйбадәтханәсенә кадәр участокта Горький шоссесы дублерын төзү дәвам итә. Аның озынлыгы – 4,7 км. Бүген биредә тышкы яктырту челтәрләрен, терәк диварларны, тавыш саклау экраннарын монтажлау бара, яшелләндерү һәм асфальт-бетон каплам җәю эшләре башкарыла. Параллель рәвештә Барлык диннәр гыйбадәтханәсеннән М7 трассасына кадәр участок проектлана.
Горький шоссесында, Музыкальная урамыннан М7 трассасына кадәр, өзлексез светофорсыз хәрәкәтне оештыру буенча проект-эзләнү эшләре кызганнан-кыза бара. Әлеге участокның озынлыгы – 11,4 км.
«Салават Күпере» торак комплексыннан чыгу юлында юл-транспорт хәлен яхшырту өчен 1,4 км озынлыкта Осиново урамын реконструкцияләүгә әзерлек бара.
Вознесение тракты төзелеше дәвам итә, аның гомуми озынлыгы 12 км тәшкил итәчәк. Эшләр комплексында 5 җир асты җәяүлеләр кичүе, 2 җир өсте җәяүлеләр кичүе, 4 юл өстеннән уза торган күпер-юл һәм Нокса елгасы аша күпер төзү каралган.
Мехчылар урамы буенча 1,7 км озынлыктагы Зур Казан боҗрасын реконструкцияләү кысаларында иске инженерлык челтәрләрен үзгәртеп кору һәм яңа инженерлык челтәрләрен монтажлау, шулай ук машиналар йөрү өлешен дүрт полосага кадәр киңәйтү эшләре бара.
«Горки» метро станциясе янында (18 нче номерлы шәһәр хастаханәсе һәм «Максат» футбол манежы янында) Мәүлетов урамы буенча җир асты кичүе төзелә.
«Имин сыйфатлы юллар» проекты кысаларында гомуми озынлыгы 8,4 км булган алты юл участогын ремонтлау планлаштырыла: Чуйков урамыннан Миль урамына кадәр Әмирхан проспектында, Бондаренко урамыннан Әпсәләмов урамына кадәр Четаев урамында, Салмачы торак массивындагы Центральная урамында, Энергетиклар урамында, Восход урамында һәм Николай Ершов урамында. Биредә юллардагы асфальт-бетон катламын, тротуарларны ремонтлау, куркынычсызлык киртәләре, юл билгеләре кую, тышкы яктырту һәм светофор объектларын урнаштыру каралган. Хәзерге вакытта Восход, Николай Ершов, Центральная һәм Әмирхан урамнары буенча эшләр алып барыла.
Шулай ук шәһәрлеләр даими рәвештә зарланган юлларның һәм социаль объектлар янындагы юл участокларының тузган участокларын һәм квартал эчендәге юлларны ремонтлау буенча да эшләр башкарылачак. Быел барлыгы 370 мең кв.м мәйданда 32 шундый объектны норматив хәлгә китерү планлаштырыла, шул исәптән Альберт Халиков, Ямская, Машина төзүчеләр, Кече Армавир һ.б. урамнарда.
Быел Яшьләр урамындагы яңгыр канализациясенең магистраль коллекторы торгызылачак. Исегезгә төшерәбез, тузу нәтиҗәсендә анда герметиклык югалган һәм юл өслеге убылган, 2018 елдан участок хәрәкәт өчен ябык булган.
Авиатөзелеш районында «Садовод №11» һәм «СТ №2 ПО «Элекон», Совет районында «Подгорный» һәм «Смородинка» бакчачылык ширкәтләренә керү юлларын төзекләндерү эшләре бара.
Юл хәрәкәте иминлеген арттыру өчен 377 мең кв.м мәйданда юл тамгасы төшереләчәк, юл-транспорт һәлакәтләре күп булган 86 куркыныч участокта комплекслы чаралар үткәреләчәк, алар үз эченә юл билгеләре кую, асфальт-бетон өслеген ремонтлау, тукталыш павильоннарын оештыру һәм башкаларны ала.
ТР торак пунктларында тышкы яктыртуны торгызу буенча президент программасы буенча Казанның 33 торак массивында 1,7 мең ут баганасы урнаштырылачак. Яңа яктырту белән 130 урам тәэмин ителәчәк.
«Безнең ишегалды» программасы буенча 466 йорт территориясен төзекләндерү планлаштырыла, 193 ишегалдында эшләр башланган инде. Исегезгә төшерәбез, узган ике ел эчендә «Безнең ишегалды» программасы кысаларында 1,4 млн кв. метрдан артык мәйданда 890 йорт ишегалды төзекләндерелгән.