Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
11.12.2023, 09:17

Казанда быел 207 йорт капиталь ремонтланган

Быел Казанда күпфатирлы йортларны капиталь ремонтлауның өч еллык программасы кысаларында 2,7 млрд сумлык 207 бина яңартылды. Әлеге программа кысаларында 2026 елга кадәр 554 корылманы ремонтлау планлаштырыла, чыгымнар суммасы 7 млрд сумнан артык тәшкил итәчәк. 

Региональ оператор акчасына башкарыла торган төп программа лифтларны алыштыруны, фасадларны, түбәләрне, стоякларны һәм җылыту линияләрен, салкын һәм кайнар су белән тәэмин итүне, янгынга каршы саклану системаларын, канализацияне, подвалларны, баскыч мәйданнарында электр үткәргечләрен алыштыруны күздә тота. Өстәмә программа республика бюджеты акчалары хисабына гамәлгә ашырыла. Анда җылыту радиаторларын, кайнар су челтәрләрендәге сөлге киптерү җайланмаларын алыштыру кертелгән. 

Нәтиҗәдә, быел 207 йортта 81 түбә алыштырылган һәм ремонтланган, 62 бинада җылыту системалары ремонтланган, 48 биек йортта фасадлар яңартылган, 54 бинада 152 лифт алмаштырылган. 

Программага мәдәни мирас объектлары булган ике йорт керде: 1917 елда төзелгән һәм Ульянов-Ленин урамындагы Сухановлар утары буларак билгеле булган 31 нче номерлы ике катлы агач йорт, анда салкын су белән тәэмин итү, ташландык суларны агызу, электр яктыртуы, түбә һәм фасад челтәрләре ремонтланган; Театр урамындагы 5 нче йорт, анда түбә ремонтланган. 

Быел эксперимент сыйфатында Шамил Усманов урамындагы 17 нче йортта вентканаллар һәм төтен чыгару юллары сыгылмалы полимер җиңсәләр белән ремонтланды. 

Ике биек йортта (Х.Ямашев проспекты, 45, Җиңү проспекты,152/33) автомат янгынга каршы саклану системасы алыштырылган. Бу йортларнң һәм биналарның автомат режимда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен үзара бәйләнгән инженер-техник чаралар комплексы, шул исәптән тавыш ярдәмендә хәбәр итү, төтен чыгару системасы, янгын сүндерү белән автомат рәвештә идарә итү. 

Казанда йортларны капиталь ремонтлау программасы «Безнең ишегалды» программасы белән синхронлаштырыла. Быел 19 яңартылган бинада төзекләндерелгән ишегаллары барлыкка килде. Программаларны бергә гамәлгә ашыруның өч елында 64 биек йортта яшәүчеләр торак шартларын комплекслы яхшырттылар – ремонтланган йортлы һәм төзекләндерелгән ишегалдылы булдылар. 

Узган аукционнар нәтиҗәләре буенча эшләрне башкару буенча төп подряд оешмалары булып «КазаньСтройКонсорциум» ҖЧҖ, «Лифт-Строй Компания» ҖЧҖ, «РемонтСтройСервис» ҖЧҖ тора, алар үз чиратында 34 субподряд оешмасын эшкә җәлеп иткән. Конкурс процедуралары билгеләнгән тәртиптә дәүләт экспертизасын узган проект-смета документациясе нигезендә үткәрелде. Төзелеш контроле функцияләрен шулай ук аукционда җиңгән «Техник күзәтчелек хезмәте» МУП башкара. 

Җитешсезлекләрне ачыклауда һәм капиталь ремонт сыйфатын яхшыртуда тәкъдимнәр кертүдә ярдәмне йортлар буенча җаваплы кешеләр, күп фатирлы йортлар советлары һәм актив шәһәрлеләр күрсәтә.

Барлык пресс-релизлар