Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
28.10.2019, 08:03

Казанда агымдагы елда гомуми мәйданы 300 мең кв. метр булган 296 ишегалды территориясе төзекләндерелгән

Юлларны ремонтлау программаларын гамәлгә ашыру кысаларында агымдагы елда Казанда гомуми мәйданы 300 мең кв. метр булган 296 ишегалды территориясе төзекләндерелгән. Ишегалды территорияләрен ремонтлауга республика бюджетыннан 1 млрд. сум бүлеп бирелгән. Ишегаллары территорияләрен төзекләндерү программасын тормышка ашыру барышында беренче тапкыр ишегалларны һәм юлларны урам утлары белән тәэмин итүгә аерым игътибар бирелде. Эшләр комплексында 15 чакрым озынлыктагы электр челтәрләре монтажланган һәм 388 яңа энергоэффектив саналган светодиод яктырткыч урнаштырылган.

14 ишегалдында (мәсәлән, Кызыл Позиция, 29, 29а; Кирпеч ур., 1; Чкалов ур., 2, 4; Повстанская ур., 4; Краснококшайск ур., 158; Сафиуллин ур., 46, 48, 50; Четаев ур., 20, 22, 24; Ф.Әмирхан пр., 17) идарәче компанияләр катнашында комплекслы төзекләндерү эшләре башкарылган. Анда асфальт-бетон өслеген төзекләндерүдән тыш, идарәче компанияләр көче белән балалар уен комплекслары, спорт җиһазлары, эскәмияләр урнаштырылган.

Төзекләндерелгән ишегалларын 5 мең өстәмә парковка урыны белән җиһазландырылган. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, 2011 елдан бирле ишегалларын төзекләндерү барышында парковка урыннары саны 29 меңгә арткан.

Барлык пресс-релизлар