Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
25.07.2022, 10:04

Казанда юлларны ремонтлау буенча планлаштырылган күләмнең яртысыннан артыгы үтәлгән

Казанда «Имин сыйфатлы юллар» илкүләм проекты буенча юл челтәрен реконструкцияләү һәм модернизацияләү эшләре 69% ка башкарылган, планлаштырылган 86 участокның 24 ендә юл билгеләрен урнаштыру, асфальт-бетон өслеген ремонтлау, тукталыш павильоннарын оештыру һәм башкалар буенча комплекслы эшләр тәмамланган, 96% юл тамгалары ясалган.

«Имин сыйфатлы юллар» проекты кысаларында гомуми озынлыгы 8,5 км булган 6 юл участогында эшләр бара: Чуйков урамыннан Миль урамына кадәр Әмирхан урамында, Бондаренко урамыннан алып Әпсәләмов урамына кадәр Четаев урамында, Салмачи торак массивындагы Центральная урамында, Энергетиклар, Восход, Николай Ершов урамнарында. Эшләр 69% ка үтәлгән.

14 участокта урам-юл челтәрен ремонтлау тулысынча төгәлләнгән. Шул исәптән Альберт Халиков, Ямская, Машина төзүчеләр урамнарында, «18 нче номерлы шәһәр үзәк клиник хастаханәсе» дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесе янындагы территориядә, С.Халтурин урамыннан Деловая урамына кадәр, Краснококшайск урамы буенча 150/2 номерлы йорт янындагы ярминкә мәйданчыклары һәм Батыршин урамы буенча 20 нче номерлы йорт янында. 11 участокта, шул исәптән Новосельская, 3 нче Яңа Дәүләки, Рощинская, Звонкая, Троицкий урманы, Ягодная урамнарында эшләр дәвам итә. Эшләр 46% ка үтәлгән.

Юл хәрәкәте иминлеген арттыру өчен агымдагы елда 86 авария куркынычы булган участокта юл билгеләре куелачак, асфальт-бетон өслегенә ремонт ясалачак, тукталыш павильоннары оештырылачак. Бу эшләр инде 24 участокта башкарылган: К.Маркс урамы – Гоголь урамы, Назарбаев урамы – Павлюхин урамы, Чистай урамы – Бондаренко урамы, Вишневский урамы – Н.Ершов урамы һ.б.

Яңа юлларны, шул исәптән Горький шоссесының дублер-юлларын төзү югары темплар белән бара. Биредә 25 км дан артык озынлыктагы инженерлык коммуникацияләре монтажланган. Адмиралтейство буасыннан алып Барлык диннәр храмына кадәр 4,7 км озынлыктагы юл участогы югары дәрәҗәдәге әзерлектә.

Осиново урамында 1,4 км озынлыктагы реконструкция эшләре 58% ка үтәлгән. Биредә юл 2 дән 4 полосага кадәр киңәйтелә, тротуарлар төзекләндерелә, велоюллар оештырыла. Юл кырыенда тышкы яктырту челтәрләре төзелә, светофор объектлары һәм тавыш саклау экраннары куела.

Вознесение трактының беренче этабын төзү буенча планлаштырылган эшләрнең яртысы башкарылган, ул Җиңү проспекты һәм Гвардия урамы белән кисешкән урында өч җир асты җәяүлеләр кичүе һәм ике тоннель төзүне күздә тота.

Мехчылар урамы буенча 1,7 км озынлыктагы Зур Казан боҗрасын реконструкцияләү барышында хәрәкәт итү өлеше 4 полосага кадәр киңәйтелә, шулай ук яңа инженер челтәрләрен монтажлау эшләре бара. Бу проект буенча эшләрнең 60% ы тормышка ашырылган.

Татарстан Республикасы торак пунктларында урамнарны яктыртуны торгызу программасы буенча поселокларда 952 яктырткыч монтажланган. Барлыгы быел Казанның 33 торак массивында 1,5 мең яктырткыч урнаштыру планлаштырыла. 130 урам, шул исәптән Кече Клыкидагы Дорожный тыкрыгы, Мирныйдагы Новосельская урамы, Салмачыда Гостеприимный юлы, Юдинодагы Тепловозчылар, Герцен, Черногория урамнары һ. б. яңа яктырту белән тәэмин ителәчәк.

Илкүләм проектлар һәм республика ярдәме белән Казанда юллар төзү һәм ремонтлауга 23,6 млрд сум бүлеп бирелгән.

 

Барлык пресс-релизлар