Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
18.03.2024, 10:03

Казанда бер ел эчендә цифрлы еврощитлар саны якынча ике тапкыр арткан

2023 елда Казанда реклама корылмаларының, шул исәптән диджитал өслекле конструкцияләрнең географиясе шактый киңәйгән. Мәсәлән, 2022 ел белән чагыштырганда, реклама корылмаларын урнаштыруга һәм эксплуатацияләүгә гамәлдәге рөхсәтләр саны 1166 дан 1278 гә кадәр арткан. 137 яңа рөхсәт бирелгән, 10 ысы гамәлдән чыгарылган. 822 рөхсәтнең гамәлдә булу вакыты тармакка федераль ярдәм чаралары кысаларында бер елга озайтылган.

Бүгенге көндә ТР башкаласында реклама корылмаларының төп өлешен еврощитлар һәм сити-форматтагы корылмалар алып тора, аларның саны – 606 һәм 605. 2022 ел белән чагыштырганда, цифрлы форматтагы еврощитлар саны – 82 дән 153 кә кадәр, ә эре форматтагы корылмалар – суперсайтлар һәм супербордлар саны 9 дан 11 гә кадәр арткан. Моннан тыш, шәһәрдә 28 медиафасад эшли.

Сити-форматтагы реклама корылмалары челтәрен үстерү кысаларында 2023 елда реклама фирмалары карамагына 98 муниципаль тукталыш павильоны тапшырылган. Кабул итеп алганнан соң, реклама фирмасы тукталышны тиешле таләпләргә туры китерә: кисәтү билгеләре, җәмәгать транспорты хәрәкәте схемасы белән мәгълүмат панельләре урнаштыра, тәүлекнең караңгы вакытында реклама корылмасы хисабына мәйданчыкны яктыртуны тәэмин итә, шулай ук тукталыш павильонын пычрактан, тузаннан, рөхсәтсез урнаштырылган басма продукциядән һәм граффитидан чистартуны гамәлгә ашыра, зыян күргән очракта, эскәмияләрне ремонтлый, тукталышның пыяла элементларын алыштыра.

Әлеге контрактлар буенча бюджетка керем күләме биш ел эчендә 24,1 млн сумны тәшкил итәчәк. Реклама фирмалары тарафыннан хезмәт күрсәтелә торган тукталышлар саны 411 гә кадәр арткан – бу гомуми санның өчтән бер өлеше.

2023 елда реклама корылмаларын урнаштыруны контрольдә тоту буенча эш кысаларында хокук бозуларны бетерү турында 412 таләп җибәрелгән. Реклама корылмаларын законсыз урнаштыруның биш факты ачыкланган, шуларның дүртесе сүтелгән, берсе буенча эш алып барыла. Шулай ук шәһәр урамнарыннан реклама конструкцияләре буларак файдаланылган 25 автомобиль алынган.

2023 елдан Казан Башкарма комитетының тышкы реклама һәм мәгълүмат идарәсе реклама корылмаларын урнаштыруга рөхсәт бирү буенча хезмәтләрне тулысынча электрон форматта күрсәтә. Бу хезмәт күрсәтү вакытын 12 эш көненнән сигез эш көненә кадәр кыскартырга мөмкинлек биргән.

Моннан тыш, сатулар нәтиҗәләре буенча рөхсәт бирүгә гариза тапшырганда таләп ителә торган документлар җыелмасы да кыскарган. Хәзер гариза бирүчедән бары тик гариза тапшыру гына сорала, ә барлык проект материаллары белгечләр тарафыннан әзерләнә. Хезмәт шулай ук шәһәрнең теләсә кайсы күпфункцияле үзәк бүлекчәсендә дә күрсәтелә.

Идарә реклама корылмаларын карап тоту буенча кагыйдәләрне бозу очракларын ачыклау максатыннан территорияне мониторинглау өчен ясалма интеллект кертергә планлаштыра.


Барлык пресс-релизлар