Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
02.09.2024, 08:18

Казанда «Выслушаем» проекты психологларына ярдәм сорап 432 кеше мөрәҗәгать иткән

Казанда «Выслушаем» социаль проекты психологларына бушлай һәм аноним консультация сорап 10 яшьтән 70 яшькә кадәрге 432 кеше мөрәҗәгать иткән.

Җәй көне һәр чәршәмбе 16:00 дан 19:00 сәгатькә кадәр җиде җәмәгать киңлегендә ярдәм күрсәтелләр: Горки-Әмәт урманында, «Наратлык», «Крылья Советов», Җиңү паркларында, Горький һәм Урицкий исемендәге паркларда, Заря урамындагы скверда. Шәһәр халкын «Доверие» балаларга һәм яшьләргә психологик-педагогик ярдәм үзәге белгечләре кабул итте. 

Казанның 35 яшь пары «Гаилә юл күрсәткече» проектында катнашты, аны «Доверие» үзәге ТР Яшьләр эшләре министрлыгы гранты ярдәмендә тормышка ашыра. Проект кысаларында Гаилә клубы эшләде, ә психологлар шәхси һәм гаилә әңгәмәләре һәм тренинглар уздырды. Сентябрьдән яшь парлар өчен мастер-класслар һәм чакырылган белгечләр белән очрашулар башланачак.
Барлык пресс-релизлар