В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
2021 елда ТР башкаласы мэры Илсур Метшин инициативасы белән төзелгән «Казан – ташландык хайваннарсыз шәһәр» проектының беренче нәтиҗәләре ясалды. Статистика күрсәткәнчә, бу вакыт эчендә хуҗасыз этләр белән теркәлгән инцидентлар (агрессия, тешләү) саны чирек тапкыр кимегән. 2023 елда шундый 1372 очрак булган. Агрессив хайваннар турында гражданнардан кергән мөрәҗәгатьләр саны шулай ук өчтән бергә кимегән.
Бүгенге көнгә шәһәрдә тоту, стерильләштерү, вакцинацияләү, иреккә җибәрү программасы аша 12 213 хуҗасыз эт узган. Алар барысы да стерильләштерелгән, вакцинацияләнгән, салдырылмый торган биркалар белән билгеләнгән һәм күпчелек очракта элеккеге яшәү урынына кайтарылган. 449 эт белгечләр тарафыннан агрессив дип танылган һәм приютта яшәргә калдырылган. 972 эт үзенә яңа хуҗа тапкан. Ел саен әлеге максатларга шәһәр бюджетыннан 35 млн сумга якын акча бүленә.
Казанда тоту, стерильләштерү, вакцинацияләү, иреккә җибәрү программасы буенча электрон конкурсның җиңүчесе – «Зооцентр» ҖЧҖ. Тотудан, хайваннарны приютка һәм приюттан ташудан, карап тотудан, вакцинацияләүдән һәм стерильләштерүдән тыш, «Зооцентр» үз сайтында, элеккеге хуҗаларын табу, шулай ук яңа гаилә эзләү максатыннан, этләр турында мәгълүмат урнаштыра. Приютның социаль челтәрләрдәге сәхифәсендә яңа тотылган этләр, аларның үз-үзләрен тотышы үзенчәлекләре һәм сәламәтлеге турында мәгълүмат китерелә. Приют шәһәр халкы өчен ачык. Ул «Казан – ташландык хайваннарсыз шәһәр» проекты чараларында актив катнаша, белем бирү программалары кысаларында мәктәп укучыларын үз территориясендә кабул итә.
«Зооцентр» базасында ташландык көчекләрне тәрбияләү һәм аларга яңа хуҗа эзләү буенча «Көчек патруле» волонтерлык проекты эшли. Проектка старт бирелгәннән башлап бүгенге көнгә кадәр волонтерлар тарафыннан дүрт йөздән артык көчек ышанычлы кулларга тапшырылган.
Исегезгә төшерәбез, «Казан – ташландык хайваннарсыз шәһәр» проекты биш елга – 2026 ел ахырына кадәр исәпләнгән. Аның бурычы – шәһәр урамнарында этләр санын бер меңгә кадәр киметү. Шул ук вакытта аларның барысы да стерильләштерелгән, вакцинацияләнгән һәм чиплы яки салдырылмый торган биркалы булырга тиеш. Проектка нигез итеп Казан (Идел буе) федераль университетының экология кафедрасы белгечләре күзәтүләре һәм нәтиҗәләре белән расланган ТР Ветеринария академиясе мәгълүматы, шулай ук РФ Фәннәр академиясе тәкъдимнәре алынган.
Проектта балаларга әлеге юнәлештә тәрбия һәм белем бирү эшенә аерым басым ясала. Балалар бакчаларында һәм мәктәпләрдә, шулай ук өстәмә белем бирү учреждениеләрендә гамәлгә ашырыла торган «Дүрт аяклы дәресләр», «Биоэтика», «Без кулга ияләштерелгән җан ияләре өчен җаваплы», «Игелек дәресләре» программалары нәкъ менә шушы максатка хезмәт итә. Хайваннарны карап тоту һәм тәрбияләү турындагы белемнәр практик дәресләр, тематик чаралар һәм конкурслар барышында ныгытыла. Балалар приютлардагы хайваннарга ярдәм итәргә өйрәнәләр.
Булачак эт хуҗалары өчен шәһәр паркларында һәм скверларында кинологлар белән очрашулар уза. Аларда хайваннарның үз-үзен тотышын һәм төп ихтыяҗларын аңларга, шулай ук йорт хайваннарын тәрбияләү нигезләренә өйрәтәләр. 2023 елда шәһәр паркларында 50 шундый очрашу булган.
Шәһәрдә хайваннарны тәрбияләүгә җаваплы караш формалаштыруга, приютларга һәм дүрт аяклы дусларга ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән «Дуслык тәпие» конкурсы уздырыла. Аның җиңүчеләре үз проектларын гамәлгә ашыруга – 200 мең сум, призерлар 50-150 мең сумга кадәр акчалата бүләк ала.
Шәһәр хайваннарны яклаучыларга приют этләре һәм мәчеләре күргәзмәләрен һәм фестивальләрен оештыруда ярдәм күрсәтә. Аларда казанлылар, үзләренә йорт хайванын сайлап, тиешле килешүләрне рәсмиләштергәннән соң, аны өенә алып китә ала. Әйтик, 31 нче мартта «Урам» экстрим-паркында узган «Өйгә юл» хәйрия проектының 28 нче фестивалендә бер көн эчендә 51 мәче үзенә яңа хуҗа тапкан. 20-21 нче майда «Ак Барс арена»да «Ника» хәйрия фондыннан приют этләренә һәм мәчеләренә ярдәм итүгә багышланган Woof! фестивале узачак.
«Казан – ташландык хайваннарсыз шәһәр» проектының тагын бер бурычы – этләр йөртү өчен ел саен бер мәйданчык булдыру. Узган ике ел ярым вакыт эчендә шундый өч мәйданчык җиһазландырылган: Салават Күпере, Светлая Долина торак районнарында һәм Космонавтлар урамында. Быел Заря урамындагы скверда да төзү планлаштырыла.
Казанда этләрне йөртү һәм өйрәтү өчен барлыгы 19 мәйданчык исәпләнә. Нигездә алар шәһәрлеләр өчен җәяү барып җитү мөмкинлеге булган парклар һәм скверлар территориясендә урнашкан.
ТР Ветеринария идарәсе тарафыннан, «Зооцентр» ҖЧҖ белән берлектә, Казанда хуҗасы булган йорт хайваннарын бушлай вакцинацияләү һәм стерильләштерү оештырыла. Ял көннәрендә алдан игълан ителгән адреслар буенча күчмә ветеринария лабораториясе эшли. Проект гамәлдә булган чор эчендә 870 хайван стерильләштерелгән һәм 50 меңнән артыгы вакцинацияләнгән.