Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
14.09.2020, 10:14

Казанда дүрт балалар лагерена капиталь ремонт тәмамланган

Казанда «Яшьләр», «Заречье», «Восток» һәм «Юнитур» лагерьларына капиталь ремонт тулысынча төгәлләнде. Ул балалар лагерьларын капиталь ремонтлау, төзү һәм реконструкцияләү республика программасы буенча үткәрелде.

«Яшьләр» лагере быел җәй 300 ял итүчене кабул итте инде. «Восток» һәм «Юнитур» лагерьларында Казан балалары җәйне киләсе елда үткәрә алачак, хәзер монда эшләтеп җибәрү-көйләү эшләре алып барыла. «Восток» лагеренда 200 кешегә исәпләнгән җиде корпус, ашханә, клуб, спорт мәйданчыклары төзелгән, территория төзекләндерелгән. «Юнитур» лагере территориясендә 55 бала өчен 11 яңа йорт төзелде, 45 баланы заманча палаткаларга урнаштыру планлаштырыла. Ашханә, мунча-кер юу комплексы, персонал йорты капиталь төзекләндерелгән. Лагерьда бау паркы һәм спорт мәйданчыклары төзелгән.

Лагерьларга килү юлларын ремонтлау программасы дәвам итә. Бүгенге көндә «Нармонка» лагеренда эш төгәлләнде, «Бригантина» һәм «Юнитур» лагерьларына юллар бу елның сентябрь ахырына кадәр тапшырылачак. Ремонтның гомуми озынлыгы 3,5 чакрым тәшкил иткән. Бу максатларга 45 млн сум акча бүлеп бирелгән. Киләсе елда «Спутник» лагерена 800 м озынлыкта юл ремонтланачак. Ул Казан муниципаль лагерьларына килү юлларын яңартуның соңгы этабы булачак.

Хәзерге вакытта 2021 елгы программага кертелгән балалар лагерьларын проектлау буенча эш алып барыла: «Яшь гвардия», «Татарстан пионериясе», «Нармонка» һәм «Огонек».

Барлык пресс-релизлар