Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
17.10.2022, 07:56

Казанда иртәгә Салават күпере микрорайонындагы паркның икенче чираты ачылачак

18 нче октябрьдә «Салават күпере» торак комплексында паркның икенче чираты ачылачак, анда бүгенгә 30 меңгә якын кеше яши. Казан шәһәренең Парклар һәм скверлар дирекциясе тарафыннан ачылу уңаеннан бай программа планлаштырылган.

11:00 сәгатьтә парк территориясендә уеннар-квестлар һәм балалар өчен фәнни тамаша башлана, өстәл теннисы буенча ачык тренировка, музыкаль импровизация буенча мастер-класс узачак. Үсемлекләр үстерү буенча мастер-класста халыкка теплицаларның эш принцибы һәм аларда төрле сезоннарда нәрсә үстереп булуы турында сөйләячәкләр. Коворкинг зонасында күн мозаикасы һәм туку буенча мастер-класслар узачак, шулай ук биредә киңлекнең алдагы эше турында сөйләячәкләр. Күлгә «Капитаннар клубы» судно модель прокатыннан кораблар җибәреләчәк. 

Прогулка зоналарыннан тыш, икенче чиратта уникаль уен җиһазлары һәм 700 кв.метрдан артык этләрне йөртү өчен урын бар. Май аенда җирле эт асраучылар һәм архитекторлар очрашуында мәйданны җиһазлау турында сөйләштеләр. Парк ачылган көнне кинолог Регина Мөхәммәтханова белән очрашу булачак. 

6 гектарлы яңа паркка нигез 2021 елда салынды. Проектның төп идеясе – биредә яшәүчеләр үзләрен Казанның үзәгеннән киселгән дип хис итмәсен өчен уңайлы шәһәр киңлеген булдыру. Халык җәмәгать киңлеген проектлауда актив катнашкан. Нәтиҗәдә, паркта күл төзекләндерелгән, паркның үзәк күзәтү мәйданы булган түбә-амфитеатр белән ике павильон, чаралар үткәрү мәйданы, автор уйлап тапкан уен комплексы һәм уен зоналары булган күпфункцияле балалар мәйданчыгы, тренажерлар белән спорт мәйданчыгы, йөгерү юлы, киртәләр полосасы һәм стритбол өчен мәйданчык, шулай ук памп-треклы экстрим-зона булдырылган.

Барлык пресс-релизлар