Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
21.08.2023, 09:50

Шәһәр көне алдыннан һәм 30 нчы августта Казанда кайбер урамнар буенча хәрәкәт чикләнәчәк

Казанда Шәһәр һәм республика көненә багышланган чаралар вакытында юл хәрәкәтен оештыруда үзгәрешләр булачак.

Мәсәлән, 26 нчы августта Кремль урамы, Чернышевский урамының бер өлеше ябылачак, шулай ук кирәк булганда хәрәкәт М.Җәлил, К.Нәҗми һәм Лобачевский урамнары буенча чикләнәчәк. Шул ук көнне 15:30 сәгатьтән 19:00 сәгатькә кадәр С.Хәким урамы Әпсәләмов урамыннан Декабристлар урамына кадәр ябылачак.

29 нчы августта 22:00 сәгатьтән 6:00 сәгатькә кадәр Ш.Мәрҗани урамы буенча (Татарстан урамыннан Ф.Кәрим урамына кадәр); К.Насыйри урамы буенча (Татарстан урамыннан Ф.Кәрим урамына кадәр); З.Солтан урамы буенча (Г.Тукай урамыннан К.Насыйри урамына кадәр) хәрәкәт чикләнәчәк.

30 нчы август 19:00 сәгатьтән 23:00 сәгатькә кадәр – Батурин урамы буенча Большая Красная урамыннан Кремль яр буена кадәр ике юнәлештә дә, шулай ук Меңьеллык мәйданнан Батурин урамына чыгу юлында.

30 нчы август 16:00 сәгатьтән 23:00 сәгатькә кадәр шулай ук С.Хәким урамы ябылачак.

Казанлыларны һәм ТР башкаласы кунакларын транспорт чаралары хәрәкәтен чикләү белән бәйле вакытлыча уңайсызлыкларга аңлап карарга чакыралар.

Шәһәрнең пассажир транспорты эше 30 нчы августта көчәйтелгән режимда оештырылачак, эш режимы 23:30 сәгатькә кадәр озайтылачак, чаралар уздырылган урыннар буенча йөрүче автобус һәм троллейбус маршрутларында күчмә состав саны артачак.

Метрополитен гадәти режимда 6:00 сәгатьтән төн уртасына кадәр эшләячәк. Бәйрәм көнендә 9:00 сәгатьтән 23:30 сәгатькә кадәр күчмә состав саны арттырылачак һәм поездлар хәрәкәте интервалы киметеләчәк.

Бәйрәм салюты тәмамлануга түбәндәге участокларга махсус автобуслар биреләчәк:

ЦУМ янындагы җирле юл Сәетгалиев урамы юнәлешендә;

Энергетика университеты тукталышы Декабристлар урамы юнәлешендә;

Яшьләр үзәге тукталышы Кремль дамбасы юнәлешендә;

«ЦИРК» тукталышы Батурин урамы юнәлешендә;

«Үзәк стадион» тукталышы Кремль дамбасы һәм Тукай мәйданы юнәлешендә.

Урам-юл челтәре буйлап урнашкан муниципаль парковкалар 30 нчы августта түләүсез эшләячәк.

Барлык пресс-релизлар