Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
15.01.2024, 09:50

Узган ел Казанда инфраструктура объектларын кышкы карап тотуны бозу очраклары 33% ка арткан

2023 елда Казан Башкарма комитетының Административ-техник инспекция идарәсе юлларны, тротуарларны, беркетелгән территорияләрне һәм биналарның түбәләрен тиешенчә кышкы карап тотмаган өчен 1 063 кисәтү игълан итте. Бу 2022 елга караганда өчтән бер өлешкә күбрәк. 

Юл оешмаларына карата төзелгән материаллар саны 130 дан 308 гә кадәр артты. Төп искәрмәләр тротуарларны һәм квартал эчендәге юлларны карап тотуга кагылган. Иң күп хокук бозуларга «Горводзеленхоз» МУП юл куйган – 92 факт. 

Узган ел рөхсәтсез кар түккән өчен 109 кисәтү игълан ителде. 

Торак оешмаларына карата 401 материал төзелгән, бу 2022 елның кышы белән чагыштырганда 32% ка күбрәк. Шуларның 110 ы – вак идарәче оешмаларга, торак милекчеләре ширкәтләренә һәм торак-төзелеш компанияләренә, 291 е эре компанияләр адресына җибәрелгән. 

Беркетелгән территорияләрне һәм торак булмаган биналарны кышкы карап тоту буенча 283 хокук бозу очрагы ачыкланган. 

Юлларны һәм беркетелгән территорияләрне язгы-җәйге чорда тәртиптә тоту буенча искәрмәләр саны узган ел белән чагыштырганда 218 дән 330 га кадәр үскән.

Барлык пресс-релизлар