Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
19.08.2024, 10:00

Казан мәктәпләренә максатчан әзерлек программасы буенча яшь укытучылар киләчәк

Белем көнендә Казан мәктәпләренә педагогик кадрларны максатчан әзерләү программасы буенча югары белем алган 22 яшь укытучы эшкә киләчәк. Хәзерге вакытта әлеге программа буенча югары уку йортларында 215 студент белем ала.

2022 елдан гамәлгә ашырыла торган «Казанның яңа педагогик сыйныфы» проекты укучыларны укытучы һөнәренә җәлеп итүгә юнәлдерелгән. Яңа уку елында 28 мәктәптә 54 психологик-педагогик сыйныф эшләячәк. Төп белем бирү программасыннан тыш, укучылар педагогика һәм психология өйрәнәчәк, шулай ук башлангыч мәктәп укучылары белән сыйныф сәгатьләре үткәрәчәк.

Казан шулай ук илнең башка төбәкләреннән педагогик кадрлар җәлеп итә. Соңгы ике елда Татарстан башкаласына Башкортстаннан, Марий Элдан, Киров, Оренбург, Самара, Ульяновск өлкәләреннән һәм Чуваш Республикасыннан 153 педагог күченде.
Барлык пресс-релизлар